Конкурсның төп максаты – районда аек, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, халыкны җәмәгать эшләрендә актив катнашуга җәлеп итү, шәхси һәм гаилә тормышында аеклык традицияләрен тергезү, үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү, алкоголь, тәмәке тарту һәм наркотикларга каршы профилактика алып бару, халкыбызның тарихи, мәдәни һәм дини традицияләрен саклап калу һәм үстерү.
3 апрель көнне Уфа шәһәренең "Башкортостан" дәүләт концерт залында безнең район делегациясе “Кече торак пунктлар " номинациясендә Илеш районы Теләкәй авылы презентациясен яклады. Нәтиҗәләр апрель ахырында билгеле булачак.
“Теләкәй авылы халкы икенче ел рәттән конкурста актив катнаша һәм без аларның җиңүенә ышанабыз, уңышлар телибез!”.