Мисалга, 2012 елгы Уфа мәктәбе укучысы, «Roblox» онлайн уенын уйный. Уен валютасын алу теләге белән укучы ”Телеграмм” мессенджерында “i.roblox. queen” төркеме администраторыннан гаилә әгъзасының телефонын сорап ала. «Администратор» аңардан экранны фотога төшерүен сорый. Аннары 900 номерына «Бал робакс» сүзен җибәрергә, «Сбербанк» кушымтасына кереп, исәп-хисап счетларын фотога төшерергә куша. Фотоларны «администратор»ның шәхси хәбәрләренә җибәрергә кирәк. Бала, ышанып, барлык үтенечләрне үти. Берничә минуттан соң «Телеграмм» мессенджерында аңа «администратор» аның туганына 72 мең сум акчаның ялгыш җибәрүе турында хәбәр итә һәм акча средстволарын кире кайтарырга кирәклеген белдерә. Укучы, куркып, әңгәмәдәш таләпләрен үти. Мошенниклык нәтиҗәсендә, бала туганының шәхси акчаларын билгесез счетларга күчерә.
Бүздәк районында яшәүче 2009 елгы укучыга ВКонтакте социаль челтәрендә сыйныфташының битеннән «билгесез» кеше аның “Мегафон” операторының номеры ябылуын һәм аны ачу өчен, аңа башка номерга бәйләнергә кирәклеген хәбәр итә. Моның өчен ул «сыйныфташын»нан үзенең абонент номерын язарга сорый. Аннары әти-әнисенең номерын сорап ала. Яшүсмер әңгәмәдәшкә әнисенең телефон номерын яза. “Сыйныфташы”на ярдәм итәргә теләп, әнисе йоклаганнан файдаланып, укучы аның кесә телефонын ала. Шуннан соң әнисенең номерына ул язган кодлар белән хәбәрләр килә башлый. Арытаба әнисенең банк счетыннан баланың счетына 524 мең сум акча керә. «Сыйныфташы» аның счетына акча күчерүе һәм банк счетларына күчерү юлы белән аларны кире кайтарырга кирәклеген аңлата. Бала, әңгәмәдәшенә ышанып, “Тинькофф-кидс” кушымтасы аша «сыйныфташы» биргән счетларга акчаларны күчерә.
Мошенниклардан сак булыгыз, аларның кармагына эләкмәгез. Таныш булмаган кешеләрне үз өегезгә кертмәгез, аларның үгетләүләренә бирешмәгез. Һәр шикле очрак буенча шунда ук 102, ә кәрәзле телефоннан дежур частьнең 8-999-741- 11-70 номеры буенча хәбәр итәргә кирәк.
Артур СӘЙФУЛЛИН, Башкортстан республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары, полиция начальнигы.