+9 °С
Болытлы
Безнең Балалар сәнгать мәктәбеннән укучылар зур теләк белән катнаштылар һәм конкурс нәтиҗәләре түбәндәгечә билгеләнде:
- Таһир Фәтхелисламов -1 дәрәҗә лауреаты.
- Айнур Ягфаров -3 дәрәҗә лауреаты.
- Айнур Әхмәтшин - дипломант.
(Укытучылары - Гөлназ Төхвәтуллина).
Җиңүчеләрне ихлас күңелдән котлыйбыз һәм яңа иҗади уңышлар телибез.
Конкурс тыңлаулары тәмамланганнан соң Гөлназ Төхвәтуллинаның укучылары Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының халык уен кораллары кафедрасы доценты Оксана Сериковна Буланкина үткәргән мастер-класста катнаштылар.