Маяк
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
6 апрель , 10:30

Профилактик прививка ясату мөһим

Соңгы елларда район ветеринария хезмәте яз һәм көз айларында барлык йорт хайваннарына вакцинацияләүне практикага кертте. Бу чорларда шәхси хуҗалыкларда булган хайваннарга ветеринария хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан профилактик прививкалар, йогышлы авыруларга каршы тикшерүләр үткәрелә.

Язгы эшкәртү вакытында йогышлы авырулар - туберкулез, лейкоз һәм бруцеллез, прививкалар – себер түләмәсе һәм эмкар буенча тикшерүләр башкарыла. Туберкулез кешегә, күп кенә авыл хуҗалыгы һәм кыргый хайваннарга, шулай ук кошларга, лейкоз, бруцеллез хайваннар һәм кеше өчен йога торган иң киң таралган  хәвефле авыруларның берсе булып тора. Әлеге авырулар булганда сөтне ризыкка кулланырга ярамый. Терлек бөтен көтүне зарарларга мөмкин. Шуңа күрә авыру хайваннарны изоляцияләргә һәм суюга тапшырырга кирәк.

Көзге эшкәртү вакытында авыл хуҗалыгы хайваннарына һәм этләргә  гиподерматозга, котыру чиренә каршы прививкалар ясала. Гиподерматоз яки кигәвен корты яз көне барлыкка килә, ул хайван тиресен зарарлый, тәүлеклек артымны һәм савымны киметә. Шуңа күрә  эшкәртүне көзен башкару кирәк.

Котыру - вируслы табигать авыруы, зарарланган хайван тешләгәннән соң, нерв системасының авыр зыянлануы белән характерлана. Терлек үлә. Кешегә “котырган” хайван тешләгәндә, шулай ук авыру хайванның селәгәе зарарланган тирегә эләккәндә йога. Бу очракта якындагы медпунктка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табибка тешләү шартларын, хуҗасын яки хайванның тасвирламасын әйтү яхшы.

Профилактик вакцинацияләргә авыл хуҗалыгы терлекләренең барлык төрләре дә 3 айлык яшьтән елына ике тапкыр 6 ай аралыгында яз көне көтүлеккә куып чыгару алдыннан һәм көз көне абзарда тотуга кую вакытында дучар ителә. Бруцеллез һәм лейкоз буенча тикшеренүләр 3 айлык яшьтән эшләнә. Шулай ук яңа туган терлекләр һәм сатып алынганнар тамгалана, этләргә чиплау үткәрелә. Барлык биркаланган хайваннар «Регагро» авыл хуҗалыгы хайваннарын идентификацияләүне исәпкә алу системасында теркәлә. Аларны теркәмичә, ветеринария хезмәткәренең ветеринария документын язарга хокуклы юк. Димәк, хайван хуҗасы үз продукциясен сата алмый.

Район территориясенә хайваннарның йогышлы авыруларын кертмәү һәм халыкның шәхси милкендәге терлекләргә профилактик прививкалар эшләтү максатыннан, гражданнар, терлекләр хуҗалары районның ветеринария станциясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкта сатып алынган хайваннарны һәм туган үрчемне билгеләнгән тәртиптә теркәргә бурычлы. Хайваннарның сәламәтлеген, аеруча хәвефле йогышлы авырулар буенча җирлекнең иминлеген раслаучы ветеринария ярдәмче документлары булганда гына терлекләрне сатып алу яки сату мөмкин. Ветеринария белгечләре таләпләре буенча хайваннарны тикшерү, диагностик тикшеренүләр, профилактик прививкалар каршылыксыз үткәрелергә тиеш.

Русия Федерациясенең «Ветеринария турында» гы законының 18 статьясындагы таләпләренә ярашлы, хайванның хуҗасы аның сәламәтлеге өчен җаваплы.

Язгы һәм көзге эшкәртүләр вакытында хайван хуҗасы килешү төзи, анда һәр якның бурычлары, җаваплылыгы, түләү һәм бәяләү тәртибе күрсәтелә. Ветеринария хезмәте күрсәтү бәяләре – мөгезле эре терлек, атлар – 200шәр сум; мөгезле кече терлек  - 50 сум; этләр - 100 сум; биркалау - 70 сум; чиплау 200 сум тәшкил итә.

Әгәр терлек  хуҗасы профилактика чараларын үткәрүдән баш тартса, административ хокук бозулар турындагы РФ кодексының 10,6 маддәсе нигезендә штраф салу каралган. Куелган таләпләрне төгәл үтәгәндә генә без үзебезне һәм хайваннарыбызны төрле авырулардан саклый алачакбыз.

Альберт МӨХӘММӘТҖАНОВ, “Илеш ветеринария станциясенең” эпизоотик бүлек мөдире.

Альфред ЗАРИПОВ, Башкортстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсе инспекторы.

 

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: