Маяк
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
6 апрель , 10:45

Умартачылык турында сабыйлар беләме?

Һөнәрләр күптөрле һәм үзгәрүчән, яңалары барлыкка килеп тора. Һәр кеше тормышында кайда белем алуны дәвам итәргә яки кайсы өлкәдә эшләргә кирәклеген хәл итәргә, ягъни һөнәр сайлау чоры була. Бу мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары алдында торган бурыч кына түгел, ә балалар бакчасыннан ук сабыйларга булачак һөнәр сайлауда ярдәм итәргә кирәк. Бу җәһәттән профориентация юнәлешендә районда нәтиҗәле эшчәнлек алып барыла, чаралар оештырылып килә.

Умартачылык турында сабыйлар беләме?
Умартачылык турында сабыйлар беләме?

Шушы көннәрдә умартачылык һөнәре буенча профориентация чарасы балалар өчен бик файдалы һәм кызыклы үтте. Республиканың “Башкортстан умартачылары” төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзасы, Краснокама районының умартачылар оешмасы рәисе Ришат Галиев район үзәге балалар бакчаларында йөреп чыгып, андагы әзерлек төркемнәре сабыйлары белән очрашты.

–Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә сабыйлар белән очрашулар уздырабыз, балны, умартачылыкны популярлаштыру максатында нарасыйлар арасында рәсемнәр, кул эшләре буенча конкурслар үткәрәбез. “Бал кортлары һәм балалар – планетадагы тормыш өчен” проекты кысаларында балалар белән эшләү тәҗрибәсе бар. Әлегә сәяхәтебезне республиканың төньяк-көнбатыш зонасыннан башладык. Үзебезнең Краснокама районында умартачылар түгәрәге бар. Минем белән яшь умартачы Ильяс килде, аңа 17 яшь. Ул миңа 5 ел умартачылыкта ярдәмләшә. Авылларда балалар күбрәк танышлар, ә шәһәрләрдә бик күпләре умартачылыкның нәрсә икәнен дә белми. Беркайчан да бал татып карамаганнары бар, шуңа күрә балачактан умартачылыкка мәхәббәт тәрбияләргә телибез. Балның файдасы, умарталыкта эшләү, бал кортлары һ.б. шушы өлкәгә кагылышлы темалар турында сөйлибез, – диде Ришат Айрат улы.

Ришат Галиев Краснокама районында яши, үзе – умартачы. Әти-әнисе, картәтисе яратып башкарган кәсепне дәвам итә, үзен белә-белгәнән бирле умартачылык белән күңел биреп шөгыльләнә. Умартачылар династиясен лаеклы дәвам итүчеләрнең берсе. “Башкортстан умартачылары” төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзасы буларак, әлеге һөнәргә яшь буынны җәлеп итә, белгәннәрен өйрәтә, тәҗрибәсе белән уртаклаша.

Чара барышында нәниләр үз чиратында әлеге тема белән кызыксынып таныштылар, тәэсирләре һәм алган белемнәре белән үзара бүлештеләр, азактан умартачылык турында мультфильм карадылар.

Алдагы көннәрдә дә яшь буынны ирекле, аңлы һәм мөстәкыйль рәвештә һөнәр сайлауга әзерләү, дөрес һәм үзенә кирәкле юл сайлауда этәргеч бирү максаты уңышлы гамәлгә ашырылсын. Әлегедәй очрашуларның файдасы, нәтиҗәсе булсын иде.

Ильфира НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Умартачылык турында сабыйлар беләме?
Умартачылык турында сабыйлар беләме?
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: