Маяк
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
7 апрель , 10:15

Карантин һәм фитосанитар сертификат продукцияне күчергәндә мәҗбүри документлар

«Үсемлекләр карантины турында»гы 206нчы федераль законның 21 статьясы 1, 6 өлешләре нигезендә карантин продукциясен карантин фитосанитар зонасыннан чыгару карантин сертификаты нигезендә башкарыла, ә аны ташу йөкне озата баручы документларда карантин сертификатының уникаль идентификацион номеры күрсәтмәләре шарты белән рөхсәт ителә.

Шулай ук, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгыбоерыгы белән карантин сертификаты бирелә торган карантин продукциясе исемлеге расланды. Карантин зоналары белән Россельхознадзорның Башкортстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Продукцияне карантин фитосанитар зонасыннан чыгарганда, сертификат карантинда булган продукциясенең карантин фитосанитар торышын раслый, шулай ук зарарланган карантин продукциясенең РФ территориясендә контрольсез хәрәкәт итүенә юл куймый.

Шулай ук идарә карантин продукциясен башка илләргә, шул исәптән Евразия икътисади берлеге илләренә экспортлаганда фитосанитар сертификат рәсмиләштерүнең мәҗбүри кирәклеген искә төшерә.

Үсемлекләр карантины өлкәсендә Русия Федерациясе законнарының югарыда күрсәтелгән нормаларын үтәмәгән өчен, РФ Административ хокук бозулар кодексының 10.2, 10.3 статьялары нигезендә, административ штраф яки эшчәнлекне 90 тәүлеккә кадәр административ туктатып тору рәвешендә административ җаваплылык каралган.

Россельхознадзорның Башкортстан республикасы буенча идарәсе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: