Маяк
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
7 апрель , 11:15

Рәсимәнең гөлләр иле

Гөлләрне яратып тәрбияләсәң алар кешегә шундый ук матур мөгамәлә белән – матурлык белән җавап бирә диләр. Аларны үзвакытында, дөрес итеп сугарсаң, махсус сыйлар – ашламалар белән сәламәтлекләрен кайгыртсаң, алар салават күпере төсләренә кереп күзләрне иркәлиләр.

Рәсимәнең гөлләр иле
Рәсимәнең гөлләр иле

Гадәттә, бигрәк тә авыл өйләрендә, гөлләр тәрәзә төпләрен бизәп утыралар. Хәзер исә махсус оранжереялар яки гөл бүлмәләре дә булдыралар. Ял итү, саф һава сулау, шулай ук яраткан үсемлекләрне тиешенчә тәрбияләү өчен йорт оранжереяларын шәһәрләрдә дә, авылларда да төзиләр. Шулай итеп, оранжереялар ярдәмендә кеше елның теләсә кайсы вакытында табигать белән аралаша. Иштирәк авылында яшәүче Рәсимә һәм Илгиз Мөбиновлар өйләрендә шундый “табигать почмагын” ясаганнар.

-Башта оранжереяны кайда ясарга икәнен билгеләргә кирәк. Оранжерея җылылык һәм дым яратучы үсемлекләр урнашкан теплица яки кышкы бакча дигәнне аңлата. Теләк булганда аны төзү катлаулы эш түгел. Моның өчен зур мәйдан да, артык кыйммәтле конструкцияләр дә таләп ителми. Мәсәлән, аны шәһәр фатирының верандасында яки балконда ясарга мөмкин, ә шәхси йорт икән, яктыртылган аерым бүлмә яхшы була. Кыскасы, өй оранжереясы-барлык кирәкле яктырту, вентиляция һәм җылыту системалары белән җиһазландырылган урын. Оранжереяда көньякка караган зур тәрәзә булу мөһим, - ди Илгиз Мөхәммәтсалих улы.

Оста куллы хуҗа кеше оранжерея бүлмәсен тиешенчә җиһазландырган. Моның өчен идәнне, стеналарны җылыткан (батареяләр стена буйлап һәм тәрәзә астында урнаштырылган), яхшы пыяла пакетлар куйган, ясалма экосистема булдырган.

Рәсимә исә шушы бүлмәне гөлләр патшалыгына әйләндергән. “Инәкәйнең дә, бианамның да тәрәзә төпләрендә гөлләр, аеруча яран гөлләре күп төрле иде, чәчәкләргә тартылу шулардан киләдер”, - ди Рәсимә. Әйткәндәй, җәй көннәрендә Мөбиновларның ихата-бакчалары күз явын алырлык чәчәккә күмелгән була.

...Җырларда җырланган яран гөле.

Булдыклы хуҗабикәләрнең өйләрендә яран гөлләрнең төрлесен очратырга була. Әнкәйләребез аларны белми генә үстермәгәннәр икән. Социаль челтәрләрдән укып шуны белдем: яран гөлләре 100дән артык төрле. Яран гөле үскән өйдә чиста һава саклана, тын алуы җиңеләя. Аннары һава хуш исле эфир майлары белән туендырыла. Ә алар организмның йогышлы авыруларга каршы торучанлыгын арттыра. Шулай ук аны нерв авырулары вакытында кулланалар, яран яфрагын остеохондрозны дәвалау өчен авырткан урынга ябалар. Яран яфрагының төнәтмәсен бөерләрдән таш кудыру өчен дә файдаланалар икән. Яран гөлен йокы бүлмәләренә урнаштыру бик уңышлы санала, ул бүлмәдә йоклавы рәхәт, җиңел була, чөнки, әйткәнебезчә, алар һәрвакыт һаваны сафландырып тора.

Мөбиновларның оранжереясы җыйнак кына, үсентеләрнең үзенчәлекләрен исәпкә алып планлаштырылган. Махсус киштәләрдә эреле-ваклы савытларда бик күп төрле гөлләр, чәчәк үсентеләре тезелеп киткән. Мин, авыл баласы, бары тик яран, кына, тамчы, фикус гөлләрен генә танып белә идем. Рәсимәдә тамчы гөленең генә 12 сорты бар. Үзе яратып тәрбияләгән чәчәкләрнең исемнәрен Рәсимә миңа иҗекләп, хәрефләп әйтеп яздыра: бегония-элатиор, бегониябелликония, пеларгония, колеус, пуансеттия, руэллия, миләүшә чәчкәле сенполия һ.б. Аларның үсентеләрен күбесенчә хуҗабикә почта аша алдырган. Әйткәндәй, Рәсимә Кәшбелмәган кызы Иштерәктә почтальон булып эшли. Якын тирә авыллар, Оренбург, Нефтекама, Дүртөйле чәчәк сөючеләре белән социаль челтәрләр аша бәйләнеш тота, тәҗрибә уртаклаша, киңәшләр бирә.

«Гөл яхшы үссен, чәчәк атсын өчен туфракның яхшы сыйфатлы булуы кирәк. Кеше уңайлы йортта яшәргә омтылган сыман, гөлләрнең дә «өе» – гөл савыты уңайлы булырга тиеш, – дип гөл үстерү серләре белән уртаклаша Рәсимә. “Әгәр дә яңарак кына гөлләр үстерә башлагансыз икән, шуны онытмагыз: яшел яфраклы декоратив үсемлекләр кояш нурларын бик яратып бетерми. Ә менә чуар яфраклы гөлләр исә кояшка бирешми. Чәчәк атмаучы гөлләргә караганда чәчәклеләре кояшны үз итә. Каты һәм нык яфраклылары нечкә һәм юка яфраклыларына караганда кояш нурыннан бик үк зыян күрми”,- ди ул.

Мөбиновлар оранжереясындагы матурлык йөрәк түрендәге илаһи кылларга кагылып үтте сыман. Үзалдыма: “Минем әнкәй гөл ярата, иде, матур иде аның күңеле”, дигән җыр сүзләрен кабатлыйкабатлый кайтып барам. Өебезнең урам як тәрәзәләренә күз ташлыйм. Элегрәк нишләп игътибар итмәгәнмендер, гөлле тәрәзәләр барысы да елмаеп мине сәламләгән кебек. Күңелне берчә ләззәтле, берчә сагышлы тойгы биләп алды...

Төп йортта әнкәмнең гөлләре, Чәчкәгә төренгән көннәре.

Тарала илаһи исләре Күңелдә юксыну хисләре...

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ. Иштирәк авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: