Маяк
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
7 апрель , 11:00

Сагынуларым шулдыр, күрәсең...

Сагыну, юксыну... Кеше югалткан якын кешеләрен, аларның истәлекләрен гомер буе күңел түрендә саклый. Әле китәр кебек тә түгел идең, кызганычка каршы, дөнья фани гына.

Сагынуларым шулдыр, күрәсең...
Сагынуларым шулдыр, күрәсең...

Гомер дә бигрәк тиз үтә, аккан сулардан да тизрәк. Үзең киттең, ләкин кылган изге гамәлләрең, шигырьләрең, җырларың мәңгелек, чөнки шигырьләреңне укыйлар, җырларың эфирларда даими яңгырап тора.

Син гадел, игелекле, ярдәмчел, изге күңелле, зур шәхес идең. Хатын-кыз, бала күңеле җылылыкны, яхшылыкны тиз сизә, бер гаилә булып, матур тормыш белән яшәдек без, иҗатта да бәхетле булдык. Әдәбиятта да, сәнгатьтә дә күтәрелеш чоры без кавышып яши башлагач башланды. Бер-беребездән илһам алып, уңышларыбызга сөенеп, иҗат диңгезенә чумдык. Синең иҗатың, әлбәттә, биеклек ноктасына барып җиткән булса да, языласы җырлар, әйтеләсе сүзләр алда иде әле.

Шагыйрь генә түгел, күренекле җәмәгать эшлеклесе дә идең. Бәләбәй шәһәрендә уза торган “Илһам чишмәләре” шигърият фестивален үткәрергә башлап йөрүче дә, оештыручысы да үзең булдың. Унбиш ел дәвамында – башкорт һәм татар халыклары дуслыгы җәмгыятенә, ун ел буе республиканың татар мәдәнияте үзәгенә җитәкчелек иттең, берничә тапкыр Башкортстан Президенты каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы булдың. Республикабызда татар телендә китаплар чыга башлау, Язучылар берлегендә татар әдипләренең иҗат берләшмәсе барлыкка килү, туган телебездә беренче тапкыр “Акчарлак” әдәби альманахын чыгару да синең исемең белән бәйле. Уфада унтугыз районның көннәрен уздыру, Президент сайлаулары вакытында бөтен республика буйлап чыгыш ясаулар дисеңме – барысына да җитешә идең.

Ярдәм сорап килүче башлап язучыларны да игътибарсыз калдырмадың. Радик Мослыхов, Фәнә Минһаҗева һәм башкаларның китапларын чыгарырга булыштың.

Күркәм сыйфатларың санап бетергесез иде. Каләмдәшләреңнең уңышларына шатлана, талантлы яшь шагыйрьләргә, җырчыларга соклана идең. Районның күренекле шәхесләренә багышлап та күп яздың.

Син туган ягың Туймазыны, Башкортстанны бик яраттың, иҗатыңда да алар төп урынны алып торды.

Сине якташларың да бик хөрмәт итте, юбилейларыңны югары дәрәҗәдә, зур-зур бүләкләр белән үткәрделәр. Мәртәбәле чараларда, очрашуларда, сабантуйларда республика җитәкчеләре белән берлектә катнаша һәм, әлбәттә, ялкынланып чыгыш та ясый идең. Соңгы тапкыр туймазылылар тамашачылар тулы залда 80 яшеңне зурлап уздырды.

Син вафат булган елда бик күп хәтер чаралары уздырылды. Шуларның иң истә калганы – Уфа шәһәрендә Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә бер төркем әдәбият һәм сәнгать сөючеләр белән берлектә бик матур Хәтер кичәңне үткәрдек. Телевидениедә һәм радиода бик матур тапшырулар күрсәтелде һәм эфирда яңгырады.

Әле алда күпме үткәреләчәк чаралар... Туган ягың Туймазыда үзеңне зурлап, 85 еллыгыңны үткәрергә җыеналар, шулай ук Илештә иҗатыңа багышлап чаралар үтәчәк, үзең әйтмешли, син бит – Илеш кияве!

Муса Сираҗи исемен мәңгеләштерү буенча әле эш башланды. Киләчәктә Уфа һәм Туймазы шәһәрләрендә синең исемеңне йөртүче урамнар барлыкка килер, туган мәктәбеңдә синең истәлеккә тактаташ куелыр, синең исемеңдәге әдәби премия булдырылыр дип ышанып калам. Муса Сираҗи дигән талантлы шәхес мондый хөрмәтләүләргә лаек.

Нинди хәл бу, чишмә җырласа да,

Шауласа да Идел камышы,

Ишетелә кебек синең тавыш,

Сулкылдатып йөрәк сагышын.

Нинди хәл бу: зәңгәр күккә баксам,-

Йолдыз булып карый күзләрең,

Тулган айдай балкый йөзләрең,

Җилләр белән килә сүзләрең.

Нинди хәл бу: күрәм төшләремдә –

Син, елмаеп, каршы киләсең,

Иркәлисең мине, сөясең –

Сагынуларым шулдыр, күрәсең...

Рәсилә БАСЫЙРОВА. Югары Яркәй авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: