Маяк
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
7 апрель , 11:30

Яралы язмышлар

«Театралика-2023 - 2024» смотр конкурсының ярты еллык сезонын Кужбахты урта мәктәбе япты. Алар Тәҗәй авыл клубы сәхнәсендә Әнгам Атнабаевның «Күңел турында җыр» пьесасын сәхнәгә чыгарды.

Яралы язмышлар
Яралы язмышлар

Өч каен,өч каен, Хәтерләтә июнь аен....

Бу өч каен тирәли ничә кеше сугышка озатылган, ничәсе кире әйләнеп кайта алмаган, ничә яшь йөрәк мәхәббәттә аңлашкан. Бу урында Сабирҗан бабай да (Зәниф Нәбиев) хатирәләргә бирелеп, яшьлек елларын, мәхәббәте Нәфисәне искә алып көрсенеп куйды.

Бөек Ватан сугышы - һәр гаиләгә үз эзен калдырган, онытылмас авыр яралар салган афәтләрнең берсе. Сабирҗан бабай да дүрт улын сугышка озаткан булган да бит, әмма каршы гына ала алмаган.

Җиңүгә ике ел вакыт үтсә дә, кара кәгазьләр, хәсрәтле хәбәрләр килүе туктамый. Ә көткәннәр һаман якыннарын көтә. Дилбәр дә (Рәлия Мирзаянова) моңсуланган чакларында җырлап сагышын тарата, арытаба яшәргә көч таба, чөнки аның кызы бар.

...Бердәнбер көнне авылга хәрби разведчик килә. Үзен Тәлгат Акъюлов (Илдус Мөхәметдинов) дип таныта һәм Дилбәрне эзләвен әйтә. Аңа иренең сугыш яланында каты яраланып, үлүе турында хәбәр алып килә ул. Мәгъдәннең (Динар Зиннәтуллин) соңгы әманатын документларын тапшыра,тик арасындагы фотосүрәтне генә бирергә йөрәге җитми. Чөнки ул Дилбәрнең зәңгәр күзләренә карап, гашыйк була.

Тәлгат бик авырлыклар кичерә. Балалар йортында тәрбияләнгәнгәме, сугыш михнәтләрен үткәргәнгәме, аны тормыш кырыс холыклы итеп тәрбияли. Ә Дилбәрне күрү, аның белән аралашу йөрәгендәге ташларны кузгата, бозны эреткәндәй тоела.

Тик үз ирен өзелеп яраткан хатын, Тәлгатнең мәхәббәтен кабул итә алмый, чөнки сөйгәненең вафат булуына да күңеле ышанмый. Аны да сугыш еламаска, авырлыкларны күтәрергә, кайгыларны кичерергә өйрәтә.

Тәлгат барысында Дилбәргә сөйләп бетерә алмый, чөнки ярамый. Үзе генә хәбәрдар серне үзендә дә саклап кала алмый һәм Илһам (Айнур Хәбибуллин) белән бүлешә. Аны башка берәү дә белергә тиеш түгел. Мәгъдән исән. Тик ул сөйгәне янына кайтырга, аның күзенә күренергә теләми, чөнки ул сугышта ике аягын да югалта. Матур, яшь хатынга йөк булырмын, аңа хәзер тиң түгелмен, дип уйлый ул. Дилбәр аны ничек булса да кабул итәргә әзер булганын гына ир аңлап бетерми.

Илһам бу серне күз атып йөргән Гөлнар (Айгөл Хәбибуллина) белән бүлешә. Шулай сүз Дилбәргә дә барып җитә.

Әмма Дилбәргә Мәгъдән белән очрашырга насыйп булмый. Фронтта батыр булса да, тормышта сөйгәне алдында инвалид коляскасында күренергә йөрәге җитми.

Кужбахты урта мәктәп укытучылары пьесада күтәрелгән проблемаларны тамашачыга дөрес итеп күрсәтә алды. Халык белән тулы зал сәхнәдәге укытучы-артистлар белән бергә көлде дә, кайгырды да, күз яшләренә дә ирек бирде. Дилбәр тәүге яшьлек ярын көтәргә риза. Яшьлек хатирәләренә, яшен тизлеге кебек үткән тормыш юлларындагы истәлекләренә бирелеп яшәвен дәвам итә.

Мәктәп коллективының чыгышы һәркемнең күңеленә үтеп керде, дисәм дә ялгыш булмас. Һәр роль югары дәрәҗәдә башкарылуы, артистларның һәр геройның язмышын йөрәге аша үткәреп чыгыш ясавы кемнедер каһарманлыкка өндәде, яшьлек елларына алып кайтты, күңел түрендә сакланган истәлекләрен кузгатты, елатты. Сәхнә геройлары мәхәббәтне саклап калырга көч табарга кирәклеген ассызыклады.

Зинфира МИНҺАҖЕВА, жюри әгъзасы.

Яралы язмышлар
Яралы язмышлар
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: