Маяк
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
18 апрель , 12:05

Кагыйдәләрне искә төшерәбез

Хөрмәтле водительләр! Русия Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы буенча дәүләт автоинспекциясе сезгә тонировкаланган тәрәзәле автомашиналар белән идарә итү кагыйдәләре турында кабаттан исегезгә төшерә.

Бу процедура белән юл-патруль хезмәте инспекторлары көрәшүгә карамастан, автомобильчеләр арасында транспорт пыялаларын тонировкалау популяр булып кала бирә. Бу гаҗәп түгел, чөнки машина салоны кояш нурлары астында азрак җылына һәм кояштан саклану күзлеген кимәскә, хәвефсезлек каешын эләктермәскә мөмкин. Мондый хокук бозу булганда, РФ административ хокук бозу Кодексының 12.5нче статьясының 3.1 өлешендә каралганча, водительгә 500 сум күләмендә штраф салына. Беренче тапкыр туктатканда юлпатруль хезмәте инспекторы карар гына төзеп калмый, билгеләнгән вакыт эчендә тонировканы куптаруны таләп итәргә хокуклы.

Әлеге вакытта юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан 255 транспорт средствосы белән идарә итүче штрафка тарттырылды. ЮХХДИ хезмәткәрләре кисәтүләренә даими рәвештә буйсынмаган водительләргә протокол төзелә. Эш суд тәртибендә карала. Бүгенге көнгә ЮХХДИ хезмәткәрләре тарафыннан РФ административ хокук бозу Кодексының19.3нче статьясының 1нче өлешенә ярашлы, 3 водитель җаваплылыкка тарттырылып, икесенә административ штраф салынса, берсенә ике тәүлеккә арест рәвешендә җәза бирелде. Әлеге линия буенча эшне юлпатруль хезмәте инспекторлары дәвам итә.

Гөлнара ӘЛТАПОВА, ЮХХДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: