Маяк
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
18 апрель , 16:00

“Мастер-Дент” елмаю бүләк итә

Район үзәгендә Лилия һәм Шамил Миңгалиевларның “Мастер Дент” стоматология клиникасы эшли.

“Мастер-Дент” елмаю бүләк итә
“Мастер-Дент” елмаю бүләк итә

«Үз тәҗрибәбездән чыгып, пациентларыбызның барлык теләкләрен исәпкә алдык һәм югары квалификацияле ярдәм алсыннар, процедуралардан соң канәгать һәм сәламәт булып кайтып китсеннәр өчен бар тырышлыгыбызны салабыз”, -ди “Мастер Дент” клиникасы җитәкчесе Шамил Миңгалиев.

Клиникага  “Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык  инициативасына ярдәм” милли проекты кысаларында стоматология җайланмасы, автоклав, ультратавышлы юдыргыч һәм башка җиһазлар алынды.

Шамил Рәвил улы Югары Яркәйдә туып-үскән, шуңа күрә үзебезнең егет дисәк тә ялгыш булмас. 1993 елда Башкорт дәүләт медицина университетының стоматология факультетын тәмамлаган. Кулына диплом алган яшь белгеч 4 ел Уфа шәһәренең стоматология поликлиникасында хезмәт сала. 1997 елда район үзәк дәваханәсенә кайта һәм табиб- стоматолог-терапевт-хирург булып эшен дәвам итә, аннары стоматология поликлиникасы мөдире итеп тәгаенләнә.

“2006 елда мине Дүртөйле шәһәренә «Ваш доктор» шәхси клиникасына стоматология кабинетын ачуда ярдәм итәр өчен чакырдылар. Бу минем беренче кабинет ачу тәҗрибәм иде. Шулай да, үземнең стоматология клиникасын ачу турындагы күптәнге хыялым минем йөрәгемдә бөреләнеп калды. Һәм менә ул хыял ниһаять чынга ашты. Тормыш иптәшем Лилия Сәгыйть кызы да тәҗрибәле шәфкать туташы булганлыктан, без процедура кабинеты белән бергә Биредә пациентларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылган, тешләрне дәвалау өчен заманча медицина җиһазлары, стоматологик җайланмалар белән тәэмин ителгән. Биредә кариесның авыр һәм җиңелчә төрләрен заманча ысуллар белән дәвалау, стоматолог консультациясе (төгәл диагностика, пациентны дәвалау планын төзү); тешләрне агарту, хирургик процедуралар үткәрү мөмкинлеге бар. Процедура кабинетында исә дәваханәдә табиблар билгеләгән дәвалану буенча тиешле уколларны кадатырга мөмкин. Һәр пациентын якты йөз белән каршы алучы, 14 ел республика балалар клиник дәваханәсендә, арытаба “Агыйдел” шифаханәсендә хезмәт салган шәфкать туташы Лилия Сәгыйть кызы зур тәҗрибәгә ия.

Гаилә пары сәламәтлеген кайгыртучы райондашларның мәнфәгатьләрен игьтибарга алып эшли. Заманча җиһазлар һәм тәҗрибәле белгечләр райондашларга үз вакытында төгәл диагноз куярга, дәвалауны югары дәрәҗәдә нәтиҗәле итеп алып барырга мөмкинлек бирәчәк.

Теләге булган һәркем үз бизнес-идеяләре өчен ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала. Илеш районы хакимиятендә атна саен пәнҗешәмбе көннәрендә уздырыла торган «Эшкуарлык сәгате» форматындагы киңәшмәләргә чакырабыз. Катнашу өчен гаризаны 8-917-410-27-98 телефоны буенча бизнес шериф Тимур Зариповка калдырырга мөмкин.

 

“Мастер-Дент” елмаю бүләк итә
“Мастер-Дент” елмаю бүләк итә
“Мастер-Дент” елмаю бүләк итә
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: