Маяк
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
18 апрель , 12:25

Тирә-як ямьләнеп, чистарып калды

Яз һәрвакыт беренче шимбә өмәләре белән бәйле. Кыштан соң тәртип урнаштыру мәсьәләсе һәр җирдә көнүзәк тема булып кала. Шул рәвешле районда да 12 һәм 13 апрельдә Чисталык көне рамкаларында массакүләм өмәләр үтте.

Тирә-як ямьләнеп, чистарып калды
Тирә-як ямьләнеп, чистарып калды

Барлык актив һәм битараф булмаган кешеләр үз ишегалларында һәм йорт яны территорияләрендә җыештыруны оештырды. Район предприятиеләре, учреждениеләре, оешмаларының, авыл советы авыл биләмәләренең хезмәт коллективлары, мәктәп укучылары, күпфатирлы йортларда һәм шәхси йортларда яшәүчеләр бердәм кушылды. Район халкы, хезмәт коллективлары, мәктәп укучылары эш инвентарьләре белән коралланып, беркетелгән участокларны, янәшәдәге юлларны, сулыкларны җыештырдылар, эреп өлгермәгән карны тараттылар, чүп-чар, корыган ботаклар җыйдылар, узган елгы үләннән һәм яфраклардан территорияләрне чистарттылар. Бердәм рәвештә 1300 илешле экологик өмәдә катнашты, 220 кубометр чүп түгелде.

Шимбә өмәләре халыкны берләштерә, тирә-як турында кайгыртуга җәлеп итә, файдалы эш башкарырга мөмкинлек бирә торган күркәм традиция. Ә иң мөһимекече Ватанының экологиясенә сакчыл караш тәрбияли.

Алдагы атналарда да шимбә өмәләре дәвам итәчәчәк, бу җәһәттән һәркем тирә-якны чистартуга үз өлешен кертсен иде. Әйтергә кирәк, төзелештән калган һәм үсемлек чүп - чарларын ыргыту өчен Түбән Яркәй авылында урнашкан каты көнкүреш калдыклары полигоны ачык булачак.

Тирә-як ямьләнеп, чистарып калды
Тирә-як ямьләнеп, чистарып калды
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: