Маяк
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
19 апрель , 10:15

Мошенниклык – заман афәте

Узган атнада район халкы мошенникларга 550 мең сумнан артык акча күчерде.    

Мәсәлән, 28 яшьлек граждан кәрәзле телефон номерын үзгәрткәннән соң, «Дәүләт хезмәтләре» порталында әлеге номерны үзгәртми, һәм бу мөмкинлектән файдаланып, җинаятьчеләр кредит рәсмиләштерә. Шуны онытмагыз, сез номерыгызны алыштырганнан соң, ул яңадан икенче кешләргә сатыла башлый.

Үзегезне саклар өчен беренче эш итеп «Дәүләт хезмәтләре» порталында «Хәвефсезлек» бүлегенә керегез. «Мобиль кушымталар» һәм «Системадагы гамәлләр» бүлекчәләрендә,  сез хәзер кулланган барлык җайланмалардан тыш, аккаунттан чыгыгыз.  «Хисап язмасы» графасында телефон һәм почта дөрес күрсәтелгәнме-юкмы икәнен тикшерегез. Телефон номерын тикшергәннән соң, профильдә дөрес e-mail күрсәтелгәненә инаныгыз. Юк икән, адресыгызны языгыз. Почтаны тикшерегез. Анда порталдан хат килергә тиеш. Анда "Раслау" төймәсенә басыгыз. Аннары сезнең номерга кодлы СМС киләчәк, аны порталга кертегез.

Кисәтүләргә карамастан, гражданнар чит кешеләргә ышануларын һәм акчаны билгесез счетларга күчерүләрен туктатмый. 63 яшьлек ир-ат интернетта җиңел акча алырга карар итеп, «Газпром Холдинг» оешмасының сайтын табып, үз мәгълүматларын калдыра. Аңа зур инвестиция компаниясе вәкилләре шалтыратып, өстенлекләр турында сөйли, инвестицияләр үсеше күренешен күрсәтә һәм гражданны ул кертәчәк барлык акчаның өчләтә кире кайтуына ышандыра. Аферистларның актерлык осталыгы һәм эшләмичә акча эшләү теләге үз ролен уйный. Нәтиҗәдә, ир-ат мошенникларга 400 мең сумнан артык акча күчерә. Ул барлык акчаны алар күрсәткән телефон номеры аша онлайн җибәрә. Ахырында псевдоброкерлар элемтәгә керми башлый.

45 яшьлек граждан билгесез чыганактан кәрәзле телефонга ерактан түләү кушымтасын урнаштыра, шуның белән 36 мең сум акчасын югалта. Мошенниклык һәм урлау фактлары буенча җинаять эшләре кузгатыла.

Хөрмәтле гражданнар! Мошенниклар еш кына ялган сайтлар һәм кушымталар булдыра. Онлайн кушымталарга һәм «Дәүләт хезмәтләре» порталына керү өчен телефон номерларын актуальләштерегез.

Сез булган битнең адрес сызыгында символларны җентекләп тикшерегез. Ялган порталда «Дәүләт хезмәтләре»ннән логин һәм пароль кертеп, явыз ниятле кешеләр сезнең аккаунтыгызга керә һәм сезнең исемегезгә күп кенә кредитлар ала. Әгәр дә түләү мәгълүматларын ялган биттә калдырсагыз (мәсәлән, штраф яки субсидия түләү өчен), сезнең картадан булган акча урланачак.

Таныш булмаган кешеләргә акча күчермәгез. Әгәр сезгә телефон аша кредит акчасына инвестицияләр тәкъдим итәләр һәм табышны гарантиялиләр икән, бу, мөгаен, мошенниклар. Трубканы ташлагыз һәм шикле тәкъдимнәргә җавап бирмәгез. Хәбәрдарлык һәм уяулык-мошенниклыктан иң яхшы саклану.

Раил ШӘМСЕТДИНОВ, район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары, полиция подполковнигы.

 

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: