Маяк
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
19 апрель , 10:30

Территориянең чисталыгы үзебездән тора

«Җитештерү һәм куллану калдыклары турында» гы 89-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, калдыклар белән эш итү өлкәсендәге төбәк программасына һәм калдыклар белән эш итүнең территориаль схемасына ярашлы рәвештә, төбәк операторлары тарафыннан Башкортстан Республикасы территориясендә каты коммуналь калдыкларны ташу, эшкәртү, утильләштерү, зарарсызландыру, күмү тәэмин ителә.

Территориянең чисталыгы үзебездән тора
Территориянең чисталыгы үзебездән тора

Кулланучылар каты коммуналь калдыкларны контейнер мәйданчыкларындагы контейнерларга җыялар. Көн саен торак биналарда барлыкка килгән ризык калдыкларын, азык-төлек һәм башка товарлардан пакетларны, киемнәрне һәм башка көнкүреш калдыкларын, шулай ук юридик шәхесләр тарафыннан барлыкка китерелгән шундый ук калдыкларны җыярга мөмкин.

Каты коммуналь калдыкларга иске җиһазлар, көнкүреш техникасы кебек куллану үзлекләрен югалткан эре габаритлы, торак биналарны ремонтлаудан калган калдыклар керә.

Зур габаритлыны төбәк операторы төзелгән килешү нигезендә чыгара. Төбәк операторы хезмәткәрләренең гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырмас өчен ул билгеле бер зурлыкта, киңлеге һәм озынлыгы 50 см-дан артмаска тиеш. Җиһаз әйберләре сүтелгән хәлдә, эленеп торган кадаклар яки болтлар алынган булырга тиеш, шулай ук чүп ташучы техниканың төзеклегенә куркыныч тудырырга тиеш түгел. Каты коммуналь һәм зур габаритлы калдыкларны билгеләнгән урыннарыннан читтә калдырырга ярамый. Бу очракта административ хокук бозу дип исәпләнә һәм гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылачак.

Төзелеш калдыклары каты коммуналь калдыклар дип исәпләнми, кирпеч ватыклары, стеналарны җимерүдән, түбәләрне, терәкләрне сүтү-дән, тимер-бетон кисәкләре, киселгән агач калдыклары аерым килешү буенча чыгарыла.

Авыл хуҗалыгы хайваннары тоту нәтиҗәсендә барлыкка килгән тирес, тизәк һәм башка органик матдәләр каты коммуналь калдыкларга керми, шуңа күрә контейнерларга урнаштыру тыела.

Контейнерларда янган, кызган яки кайнар калдыкларны, терекөмеш, батарея һәм аккумуляторлар, медицина калдыкларын, яктырткычларны һәм электр лампаларын җыю тыела. Бу янгынга, халыкның милкенә, шулай ук Төбәк операторы хезмәткәрләренең гомеренә һәм сәламәтлегенә зыян китерергә, каты коммуналь калдыкларны эшкәртү, зарарсызландыру һәм күмү объектларының эш режимын бозарга мөмкин. Төбәк операторы янгын хәвефе булган калдыкларны чүп контейнерларына ташламавыгызны сорый. Соңгы ярты елда безнең районда 2 контейнер яну очрагы теркәлгән.

Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен гаепле кешегә 500-1000 сумга кадәр, вазифалы шәхесләр өчен 2000- 3000 сумга кадәр һәм юридик шәхесләр өчен 20-30 мең сумга кадәр административ штраф салына.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, контейнер мәйданчыкларының чисталыгын аларны урнаштырган җир участогы хуҗалары һәм урындагы үзидарә органнары күзәтә. Мәйданчыкның карауга территорияне җыештыру, контейнерларны юу, җиһазларны һәм ватылган койма конструкцияләрен алыштыру керә.

Хөрмәтле райондашлар! Контейнер мәйданчыгында чисталыкны саклау өчен пакетларны тыгыз итеп бәйләргә һәм чүп пакетларын ертылудан, хайваннар тарафыннан тагын да таратылудан саклау өчен контейнер капкачын ябарга кирәк. Калдыклар туплану урыннарының чисталыгы һәм санитаргигиена иминлеге төбәк операторына һәм урындагы үзидарә органнарына гына түгел, ә гражданнарның калдыкларны утильләштерү кагыйдәләрен үтәвенә дә бәйле.

Территориянең чисталыгы һәм төзекләндерелүе күбесенчә үзебездән тора, шуны истә тотыйк.

Әлфия ЛАТЫЙПОВА, «Эко-сити» җәмгыятенең инженер-экологы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: