Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
20 апрель 2024, 07:00

Хәвефле чорда игътибарлы булыйк!

Узган чорга республика территориясендә 1412 янгын теркәлеп, аларда 74 кеше һәлак булды, шуларның 6сы - балалар. Фаҗигаләрдә 71 кеше тән җәрәхәте алды. Бүгенге көндә районда 9 янгын булып, аларда 1 кеше гомере өзелде.

Хәвефле чорда игътибарлы булыйк!Хәвефле чорда игътибарлы булыйк!
Хәвефле чорда игътибарлы булыйк!

Агымдагы елның март ахырында Белорет районында чыккан янгын йөрәкләрне тетрәндерде - шәхси йортта янгын чыгу нәтиҗәсендә 4 кеше һәлак була, шуларның икесе - кечкенә балалар.

Узган елда 30 марттан районда коры үләннәр яну башланды. Янгын сүндерү подразделениеләре аларны сүндерүгә көн саен дүртәр тапкыр чыгалар иде. Сәбәбе - кешеләрнең янгын хәвефсезлеге мәсьәләләренә җавапсыз һәм ваемсыз мөнәсәбәте. Янгын үләнгә ташланган сүндерелмәгән тәмәке төпчекләре, балаларның шырпы белән шаяруы аркасында чыга. Үлән һәм чүп-чарны яндырганда ут зур мәйданнарга тиз тарала, ә кайвакыт торак корылмаларга һәм урман массивларына күчә.

Мисалга, узган елда Ябалак авылында шәхси хуҗалыкта үлән яндыру нәтиҗәсендә ут күрше участокка тарала. Янгын сүндерүчеләргә вакытында хәбәр итү авыр нәтиҗәләрдән саклап калды.

Югары Яркәйдәге телебашня янында ут белән саксыз эш итүдән соң, коры үлән янып китә. Нәтиҗәдә, утның урман массивына күчү куркынычы туды. Шул ук көнне тагын ике янгын чыга. Кояш нурларын фокуслау нәтиҗәсендә каен суын җыю өчен калдырылган банкадан Түбән Яркәй авылы янында үлән януы чыга. Йонны авылында йорт территориясендә үлән яндыру вакытында ут тирес өеменә күчә, янгынның корылмаларга таралу куркынычы барлыкка килә.

Узган елның апрель аенда Татарстан Республикасының Актаныш районында Татар Ямалы авылында 87 яшьлек әби чүп-чар яндыру нәтиҗәсендә зур янгын чыга. Чүп өеменнән ут 5 торак йортка күчә, калганнары да хәвеф астында була.

Әлеге вакытта интенсив кар эрү чоры бара. Шуңа бәйле рәвештә янгын чыгу куркынычы кискен арта. Янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча кагыйдәләрне үтәгез. Корылмаларга ут таралу мөмкинлеген булдырмас өчен, йорт тирәсендәге территорияне узган елгы коры үлән һәм чүп-чардан чистартыгыз; һәр торак йорт янында сулы савыт урнаштырыгыз; янгын чыгу куркынычы тудырган эш башкармагыз (эретеп ябыштыру, «болгаркалар» белән эш итү һ. б.) һәм коры, җилле һава шартларында яки давыл кисәтүе булганда учаклар кабызмагыз; балаларга шырпы, ут кабызгычлар һәм башка ачык ут чыганаклары белән уйнарга рөхсәт итмәгез, чөнки аларның шаяруы янгынның иң еш очрый торган сәбәпләренең берсе; кояш нурларын фокуслаучы шешәләрне, пыялаларны һәм башка чүп-чарны ташламагыз.

Үзегезгә, яныгызда яшәүче кешеләргә карата уяу һәм игътибарлы булыгыз. Әгәр дә янгынны күрсәгез, 112, 01«коткару телефоны»на хәбәр итегез. Телефоныгызда 8-962-534-01-01 янгын сүндерү бүлеге номерын саклагыз, чөнки 112 нче линия артык йөкләнешле эшли һәм янгын турында тиз хәбәр итә алмаска мөмкин.

Заһит ШӘЙХЕТДИНОВ, 18нче янгын сүндерү һәм коткару отрядының 122нче янгын һәм коткару часте начальнигы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас