Бу җәһәттән китапханәчебез Гүзәл Яхина китап сөючеләрдә изгелек, миһербанлылык, шәфкатьлелек, туган җиргә, туган туфракка мәхәббәт тәрбияләүне максат итеп куя һәм һәр чара шул юнәлештә алып барыла. Аның төптән уйланылган, тирән эчтәлекле кичәләре хәтерләрдә озак саклана. Шуны да билгеләргә кирәк, аларны ул тарихта калырлык итеп, видеоязмалар рәвешендә теркәп бара.
Шушы көннәрдә китапханәчебез оештыруында Иске Күктау авыл мәдәният йортында якташыбыз Суфиян Шәмсетдин улы Поварисовның тууына 100 ел тулуга багышланган күркәм чара үтте. Бәйрәмгә ихтирамга лаек кунаклар чакырылган иде.
Гүзәл Яхина укытучы, язучы,шагыйрь, әдәбиятчы, профессор дәрәҗәсенә күтәрелгән бик күп орденмедальләр белән белән бүләкләнгән Бөек Ватан сугышы ветераны Суфиян Поварисовның иҗади тормышына төрле яклап байкау ясады, видеоязма тыңлатты, «Ташлама мине», «Ут эчендәге мәхәббәт», «Биш партизан», «Пәйгамбәр таңы», «Ышанам сиңа» әсәрләренә кыскача гына тукталып үтте.
Кичәдә катнашучылар әсәрдән өзекләр укыды. Иске Күктау авыл советы авыл биләмәсенең эшләр белән идарә итүчесе Рәмилә Мөхәметдинова сәнгатле итеп «Таң җилләре шаулап искән чакта» шигырен сөйләде. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсидә Мостафина автор сүзләренә язылган җырларны башкарды. Имам – хатыйб Рәфис хәзрәт укуында “Биш партизан” бәете йөрәкләрне тетрәндерде. Таһир Гәрәевның гармунда уйнап җырлавы күңелләргә хуш килде.
Бәйрәмдә мәктәп укучылары да читтә калмады-5 сыйныф укучысы Илшат Гәрәевның “Бәхет” шигырен матур итеп сөйләве, 6 сыйныф укучысы Лия Әхмәтова белән хезмәткәр Светлана Хәйбрахманованың спектакльдән өзекләр уйнавы ямь өстенә ямь өстәде.
Фаягөл ГАЙСИНА, ветеран укытучы. Иске Күктау авылы.