Әйтергә кирәк, егетләребез команда оештырып, хоккей белән ныклап мавыга башлады. Радим Миңнеголов, Радик Миңнеголов, Радик Әсмәндияров, Булат Шакирҗанов, Алмаз Имамов (капка сакчысы), Данияр Шәехов, Алмаз Кадербәков, Рамазан Зарипов, Илназ Бәширов, Илсаф Басыйров, Илназ Хәсбиев беренче җиңүчеләребез булды. Бүгенге көндә алар төрле тармакларда тырышып хезмәт сала, аерымнары ил алдындагы изге бурычын үти.
Алардан соң оешкан команда да сынатмый: төгәл вакытта тренировкаларда йөреп шөгыльләнәләр. Команда составындагы һөҗүм итүчеләр Илдан Хәсбиев, Айнур Хәсбиев, Мирас һәм Нурислам Насртдиновлар, Радамир Хәйбрахманов, Ислам Кадербәков, сакчылар Рәмис Гыйльфанов, Айдар Әһлиуллин, Нәркис Миңнеголов, капка сакчысы Айгизәр Хөснуллин зур җиңүләргә йөз тота. Бер-берсен күз карашыннан аңлап төгәл һәм җитез шуалар. Күп ярышларда призлы урынга ирешәләр. Беренче урын алган өчен хоккей тартмасы белән бүләкләнделәр.
Шуны да билгеләргә кирәк, спорт мәйданчыгы шәһәрнекеннән бер дә ким түгел. Утлар белән яктыртылган, егетләр бердәм, вакытында кардан тазартып, чиста тоталар. Шулай ук төрле ярышларда катнашырга ата-аналар зур ярдәм күрсәтә. Алар, җанатарлар балаларның җиңүенә ышаныч бирә, канат куя.
- Егетләребез һәрвакыт алда булырга тырыша, әфарин аларга. Шулай ук әти-әниләре һәрвакыт хуплап, ярдәм кулы суза, рәхмәтем чиксез, - ди биләмә башлыгы Венер Рәис улы.
Әйе, лачындай җитез, булдыклы авылдашларыбыз белән хаклы рәвештә горурланабыз. Аларга киләчәктә дә уңышлар гына юлдаш булсын. Шулай ук барлык авылдашлар исеменнән шушы чараларның башында торучы, бар яклап та өлгер, тынгысыз биләмә башлыгыбыз Венер Әхмәтҗановка эшендә уңышлар телибез.
Ираида ИМАМОВА. Аккүз авылы.