Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
21 апрель 2024, 04:15

Авылыбызның ныклы терәге

Авылыбызның киләчәген һәрдаим кайгыртып, аның тарихын, мирасын саклап калуга зур тырышлык салып, үзе үк инициатива һәм спонсорлык күрсәтеп авылыбызны төзекләндерүгә, матурлауга зур өлеш кертүче, үз төбәге өчен җанытәне белән тырышып яшәүче Иске Күктау авылында туыпүскән, бар гомерен туган авылы өчен хезмәт итүгә багышлаган район Советы депутаты, «Урожай» токымчылык заводы җәмгыяте директоры Айдар МӨХӘРЛӘМОВ кебек ышанычлы җитәкче булганда авылыбызның киләчәге өметле.

Авылыбызның ныклы терәгеАвылыбызның ныклы терәге
Авылыбызның ныклы терәге

Иске Күктау авыл биләмәсендә үткән барлык чаралар Айдар Җиһанша улы киңәшеннән, ярдәменнән башка узмый. Төрле чаралар үткәрү өчен җитәкче зур финанс ярдәме күрсәтә, сугыш һәм хезмәт ветераннарына, булачак укучыларга, Өлкәннәр көненә, Яңа ел бәйрәменә һ.б. бүләкләр бирә.

Айдар Җиһанша улының күп тапкырлар район депутаты булып сайлануы очраклы түгел. “Безнең бурыч бер – республика, район һәм аның халкы мәнфәгатьләрен кайгырту”, - ди ул.

Соңгы 10 елда аның ярдәме белән авылда бик күп төзелеш эшләре башкарылып, яңа биналар сафка керде. Шул исәптән мәчет төзелеп, олы буын кешеләре теләк белән намазга йөри, барлык дини бәйрәмнәр зур оешканлыкта, мул табыннар артында уздырыла. Мәчет ихатасына кан чиреннән вафат булган авылдашларыбыз истәлегенә тактаташ куелды. Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарыбызның истәлегенә багышланган һәйкәл мөһим урын алып тора.

Урындагы иницативаларны яклау программасында 2016 елдан бирле катнашып, елныңелына “Урожай” токымчылык заводы җәмгыятенең спонсорлык ярдәмен тоябыз. Шул рәвешле, Иске Күктау авыл юлларына комташ салынды. Урта мәктәпкә ремонт ясалып, аның тәрәзәләре, ишекләре бинаның түбәсе яңага алыштырылды, эчке өлешенә капиталь ремонт башкарылды. Авылның яңа микрорайонына газ торбалары сузылды, яшәү чыганагы булган су системасы яңартылды, спорт мәйданчыгы эшләнеп, инвентарьлар алынды.

Быел да әлеге программада катнашырга теләк белдереп, бердәм тавыш белән Иске Күктау авыл урамы юлын ремонтлау өчен документлар тапшырдык.

Район депутатының зур тырышлыгы нәтиҗәсендә 2018 елны яңа мәдәният йортында каршыладык. 2020 елда Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан “БРДМ” машинасы урнаштырылды, интернационалист –сугышчыларыбызга тактаташ куелды.

Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләребезгә җәмгыять автомашина алып, эчен кирәкяраклар белән тутырып озатты. Узган елда “Урожай” хуҗалыгы биргән продукцияне эшкәртеп, авыл халкы белән берлектә 707 банка тушенка, сохари, тукмач әзерләнде.

Бүгенге көндә Айдар Җиһанша улы табигатебезне матурлау, төзекләндерү максатында олы буаны сафка кертеп, анда балык үрчетүне күз уңында тота.

Авылыбызга олы терәк һәм таянычыбыз булган, үзенең хезмәтеннән канәгатьлек алып, туган туфрагыннан көч алып яшәүче җитәкчегә зур рәхмәтебезне җиткереп, эшендә уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек телибез.

Бер-беребезнең ярдәменә таянып, ирешелгәннәрдә туктап калмыйча, киләчәктә дә изге уй-ларыбызны гамәлгә ашырып яшәргә язсын.

Рәмилә МӨХӘМЕТДИНОВА, Иске Күктау авыл советы авыл биләмәсенең эшләр белән идарә итүчесе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас