Теләкәйдә барлыгы 218 кеше яши. Авыл территориясендә 8 фермер хуҗалыгы эшчәнлек алып бара. Җиләк үстерү белән шөгыльләнүче Айгөл Мәрвәрова КФХсы, майлы культураларны эшкәртү юнәлеше алган «Нива» җәмгыяте, шулай ук басучылык һәм терлекчелек тармакларында фидакарь хезмәт салучы крестьян-фермер хуҗалыклары, “ИлешМТС” җәмгыяте уңышларга ирешә.
«Аек авыл» конкурсының муниципаль этабында финалга чыгу бәхетенә ирешкәч, муниципаль район хакимияте Теләкәй авылына 300 мең сумлык сертификат тапшырды. Моны авыл халкы зур шатлык белән кабул итте.
2023, 2024 елларда уздырылган “Аек авыл” конкурсында барлыгы 75 чара үткәрелде. Моның эченә бәйрәмнәр, спиртлы эчемлекләр куллануны профилактикалау буенча профилактик рейдлар, түгәрәк өстәлләр, яшьләр белән әңгәмәләр үткәрү дә керә. Конкурста катнашу нәтиҗәсендә авылда хокук бозулар саны шактый кимеде. Татарстан Республикасы
Актаныш районы һәм Теләкәй авылы халык очрашып, тәҗрибә уртаклашу чарасы да бик фәһемле булды.
Территориядә «Бәләкәй Улак» һәм «Оло Улак» чишмәләре «Атайсал» программасы буенча халыкның һәм биредән чыккан кешеләрнең спонсорлык ярдәме белән төзәкләндерелеп, авылны бизәп тора. Авыл мәдәният йорты, мәчет, янгын депосы эшчәнлек алып бара. Шулай ук агымдагы елда Теләкәй авылы территориясендә модульле ФАП урнаштыру планлаштырыла. Теләкәй авылында янгын депосы бинасын ремонтлауда “Илеш МТС” җәмгыяте директоры Рәвис Зарипов спонсорлык ярдәме күрсәтте, шулай ук янгын сүндерү машинасы бүләк итте.
Чишмәләр территорияләрен һәм мәчетне төзекләндерүдә авылдашлар Рәвис, Фәгыйтҗан, Рәфис Зариповлар, Марат Миргарипов, Рәлиф Исламов, Наил Гайнуллин һәм авыл халкы ярдәме белән башкарылды.
Ирина БӘДЕРТДИНОВА, Исанбай авыл советы авыл биләмәсенең эшләр белән идарә итүчесе.