Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
21 апрель , 11:00

Булдыклының эше ырамлы

Авыл халкы өчен иң якын җитәкче кем дип уйлыйсыз? Авыл старостасы, әлбәттә. Ә яхшы староста-ул авылның тоткасы. Алар урындагы хакимиятнең беренче ярдәмчеләре, авыл проблемаларының уртасында кайнаучылар. Кеше белән эшләү үзенә күрә бер осталык, сабырлык таләп итә. Бу очракта, авылдашлары өчен старосталар күпмедер дәрәҗәдә педагог та, психолог та, социаль хезмәткәр дә. Һәм болар барысы да җәмәгать башлангычларында.

Булдыклының эше ырамлы
Булдыклының эше ырамлы

Әйе, олысына - кечесенә, гомумән алганда, халыкка ихтирам күзлегеннән карасаң гына, үзең дә ихтирам яулыйсың. Шундыйларның берсе - Ишкар авыл советы биләмәсенә кергән авылларны төзекләндерү, халыкның яшәешен яхшырту өчен, кыскасы, янып-көеп йөргән авыл старостасы Рәгыйн Ярмөхәммәт улы Хәйруллин. Ул биләмә башлыгы булып эшләгән чорда 12 км-дан артык су торбалары яңартылды, 2013 елларда урамнар төзеклегенә аеруча игътибар бирелде. Байрак авылында Тәлгать Рахмановка багышланган чишмә тергезелде, зиратларның коймалары яңартыла башлады. Бүгенге көндә Рагыйн Ярмөхәммәт улы, лаеклы ялда булуына карамастан, барлык башлангычларны оештыручы булып тора, авылыбызның старостасы ул. Ике ел эчендә аның җитәкчелегендә Ишкар авылында «Ихлас» мәчете төзелеп, бүгенге көндә газ кертү эшләре бара. Күп санлы Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары да тырыш, булдыклы җитәкче булуын исбатлый. Аның белән әңгәмә вакытында, шул ягы да ачыкланды. Ул үзенең казанышлары турында бик сөйләргә дә яратмый. “Иң җиткерәсем килгәне шул, бар эш тә халык оешканлыгы һәм тырышлыгы белән барды. Мәчет төзелешендә, чистарту мәшәкатендә дә, финанс яклап та ярдәм иттеләр. Кайсы авылда, нинди эшкә тотынсак та, бердәм, тату коллектив булдык. Бүгенге көндә мин аларга бик тә рәхмәтлемен. 30 ел дәвамында биләмә эшләре белән идарә итүче Зилә Тазимәрданова нинди генә эшкә тотынса да, шимбә өмәләрендә, чишмә тергезүдә, урманның элекке карьер өлешен тазартканда, юл буйларын чистартканда, халык җыеннарында, сайлау комиссияләрен оештырганда һ.б. булдыклы оештыручы итеп күрсәтте. Төрле инстанцияләрнең күп санлы Мактау кәгазьләре эшенә югары бәһа”,- ди ул. Әйткәндәй, бүгенге көндә дә ул авыл хакимиятенә кирәк чакта үзенең киңәшләре белән ярдәм итеп тора.

Интернет челтәрендә Ишкарлар авыл төркемен җитәкли. Махсус операциягә саклык челтәре үрүдә актив катнаша, ялга кайтып китүче хәрбиләргә кирәк-яраклар, тәмле ризыкларын, ай саен пенсиясеннән ярдәмләтә акчасын да җибәреп тора.

“Бердәмлектә – көч” диләр, хәзерге заманда бу аеруча мөһим. Шуңа күрә авылдашлар ярдәм кулын сузып, өмәләрдә, җыеннарда актив катнашып, бердәм булып яши һәм эшли.

Альфира СӘЕТГӘРӘЕВА. Ишкар авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: