Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
21 апрель 2024, 05:30

Киңәшче дә, уңган хезмәткәр дә

Ярсып чапкан атны йөгәнләгән, дөрләп янган утка кергән хатын-кызлар бүгенге көндә авылны җитәкли, авылның тарихын, чын йөзен саклап, аның киләчәген хәстәрли.

Киңәшче дә, уңган хезмәткәр дәКиңәшче дә, уңган хезмәткәр дә
Киңәшче дә, уңган хезмәткәр дә

Исәмәт авыл советы авыл биләмәсе хакимиятендә җир эшләре буенча белгеч булып эшләүче Рәшидә Гыйздәтуллина әнә шундыйларның берсе. Ул яраткан вазифасында 15 ел тырыш хезмәт сала. Нәрсәгә тотынса да, барысын да намус белән, җиренә җит-кереп башкара. Җитәкчеләр белән дә, авыл халкы белән дә уртак тел табып, киңәшләшеп эшли белә.

Рәшидә Мөдәрис кызы Исәмәт авылында урта мәктәпне тәмамлагач, Благовещенск шәһәрендә бухгалтерлар курсында укып кайтып, район үзәгендә берничә ел бухгалтер вазифасын башкара. Кечкенә чактан төбәген яратып, авыл кешеләре белән туганнар кебек яшәргә күнеккән яшь кызга район тормышы күңеленә ятмый - туган авылына кайтып, «Сигнал» колхозы идарәсенә кадрлар буенча белгеч булып эшкә урнаша. Шул елларда яшьлек мәхәббәте - авылдаш егет Илдус Мәрхәм улы белән дөнья корып җибәрәләр. Бер-бер артлы кызлары Таңсылу, уллары Илсур дөньяга килә. Үз көчләре, зур тырышлык белән йорт җиткереп керәләр. Ул елларда төзелеш материалларына, аны сатып алырга акчага да зур кытлык кичерергә туры килә иде. Бар эшкә дә чыныгып үскән Рәшидә белән Илдус бу сынауларга бирешми, урманнан ат белән бүрәнә ташып, материаллар җиткереп, бик күркәм йортлы булалар. Гаилә башлыгы фермада терлекче булып эшли. Рәшидәне идарәдә кадрлар буенча белгеч булу белән беррәттән, ягулык-майлау материаллары складына мөдир итеп тәгаенлиләр.

Ходай авыр сынауларны күтәрә алырдай кешеләргә бирә дигәннәре хактыр. Абзар тулы мал-туар, ихата тулы кош-корт асрап, бакчада яшелчәсен, бәрәңгесен, җиләк-җимешен үстереп, матур гына дөнья көткәндә, каты авырудан соң, Илдус мәнгелеккә якты дөньядан китә. Кояш сүнгән кебек, җир убылган кебек тоелса да, сынмый. Балалары хакына барлык авырлыкларны җинеп, тормышын горур дәвам итә.

Күп тә үтми, колхозга инвестор килеп, оптимизация башлау белән, штаты кыскартыла. Рәшидәне авыл хакимиятенә эшкә чакыралар. Ул бүген инде халык белән эшләүдә зур уңышларга ирешә, күпләргә өлге булырлык тәҗрибәсе булган мактаулы белгеч. Тормыш сикәлтәләрен җайлап, урап үтә белә ул. Кешегә төпле, акыллы киңәшләрен кызганмый. Авыл биләмәсендәге бетмәс-төкәнмәс эшләрнең бар нечкәлеген белеп, намуслы башкара.

Рәшидә Мөдәрис кызы бүгенге көндә балалары шатлыгын, уңышларын тоеп яши. Таңсылу югары уку йортын тәмамлаган, улы Әмирне тәрбияли. Шушы көннәрдә «Гаиләдә кулинар традицияләр» конкурсында катнашып, «Кечкенә шеф-повар» номинациясендә җиңде һәм Исәмәт урта мәктәбенең Почет грамотасына лаек булды. Илсур Себер якларында хезмәт сала. Кулыннан килмәгән эше юк. Ни тотса, шуны булдыра. Аның карьера үсеше белән әнисе лаеклы рәвештә горурлана.

Авыл уңганы ихатада мал-туар, кош-корт асрап, тормыш көтә. Бакчадагы җимешләр, ихатадагы чәчкәләр күзнең явын алып тора. Тәрәзә төбендәге шау чәчәккә күмелеп утырган гөлләр бу йортта уңган да, булган да хуҗабикә яшәгәнен тагы бер кат раслый.

Илшат Басыйров, Исәмәт авыл советы авыл биләмәсе башлыгы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас