«Башкорт ишегалды» республика программасы ишегалды территорияләрендә уңайлы мохитне тәэмин итүгә һәм Башкортстан Республикасы территориясендә урнашкан күп фатирлы йортларда яшәүче гражданнар өчен уңайлы шартлар булдыруга юнәлдерелгән. Биләмәдә әлеге программа кысаларында Ходайбердин һәм Октябрьнең 50 еллыгы урамнарында ишегаллары төзекләндерелеп, ул ике этапта башкарылды. Барлык ГОСТ стандартларына туры килгән ике заманча балалар мәйданчыгы, футбол, баскетбол уеннары өчен спорт мәйданчыгы, тулысынча яктырту эшләнде, видеокүзәтү урнаштырылды, яшелләндерү башкарылды.
Ел саен авыл биләмәсе территориясендә күләмле һәм халыкның тормыш-көнкүреше өчен уңайлы шартлар тудыру, төзекләндерү буенча масштаблы эшләр башкарыла. Узган елда Кызылармеецлар һәм Ходайбердин урамнарында 19 зур зәңгәр чыршы утыртылды, урман полосалары чистартылды, чүп үләннәре киселде, палисадниклар буялды, яңартылды һ.б.
Билгеле булуынча, район үзәге мәктәпләре коллективлары ярдәме белән урамнарда чәчәк клумбалары һәм түтәлләре булдыруга күп кенә көч һәм средстволар салына. Алар үзәк мәйданда урамнарда гына түгел, оешма алларында да җәй буе күзнең явын алып утыра. Агымдагы елда да бу эшләр дәвам итәчәк.
Алсу МОСЛЫХОВА, Яркәй авыл советы авыл биләмәсе башлыгы урынбасары.