Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
21 апрель 2024, 05:45

Үрнәкле һәм хөрмәтле

Андреевка авылында яшәүче Алсу Калинина бухгалтерлыкка укып чыкса да, җир төзелеше буенча белгеч эшен якын итә һәм сайланган юлы өчен үкенми.

Үрнәкле һәм хөрмәтлеҮрнәкле һәм хөрмәтле
Үрнәкле һәм хөрмәтле

Югары Яркәйдәге 86нчы һөнәри училищесын авыл хуҗалыгы җитештерүенең җиләк -җимешче-бухгалтер һөнәре буенча тәмамлый. 2000 елда Леонид Калинин белән кавышып, ике балага гомер бирәләр. Улы Айнур Дүртөйле күп профильле колледжында белем ала, арытаба армиядә хезмәт итә. Хәзер “Башнефть-Добыча” компаниясендә оператор булып эшли. Кызы Лилия Андреевка урта мәктәбендә беренче сыйныфта укый. Кызганычка каршы, Калининнар гаи-ләсен бәла читләп үтми. 2022 елда каты авырудан соң, Алсуның тормыш иптәшенең гомере өзелә.

А.Калинина озак еллар социаль хезмәткәр булып эшли. Арытаба Андреевка авыл советы авыл биләмәсендә хезмәт күрсәтү буенча эшче, 2нче категорияле җир төзелеше белгече вазифаларын башкара. Белгеч җирләрне исәпкә алу белән шөгыльләнә, аларны куллану һәм саклауның билгеләнгән режимын үтәүне контрольдә тота, җир бәхәсләрен карый һәм законнарның үтәлешен катгый контрольдә тота.

Җыр-моңга да сәләтле Алсу. Авыл биләмәсендә үткәрелгән чараларда актив катнаша, үзешчән сәнгатьтә чыгыш ясый, моңлы тавышы белән кичәләрне бизи. Мөһим кампанияләрдә участок сайлау комиссиясе рәисе урынбасары һәр нәрсәне тәвәккәл башкара. Эшләгән инстанцияләреннән республика, район дәрәҗәләрендә күп санлы Рәхмәт хатлары, дипломнар белән бүләкләнә. Хезмәттәшләре арасында бары тик хөрмәт белән файдалана.

Рәмзия ЮНЫСОВА, Андреевка авыл советы авыл биләмәсенең эшләр белән идарә итүчесе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас