Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
25 апрель 2024, 07:25

"Илһам" әдәби - музыкаль клубында күркәм кичә

Югары Яркәйдәге район үзәк китапханәсе каршындагы "Илһам" әдәби - музыкаль клубында "Уем-тамчы, моңым – чишмә" дип аталган әдәби – музыкаль кичә узды.

"Илһам" әдәби - музыкаль клубында күркәм кичә"Илһам" әдәби - музыкаль клубында күркәм кичә
"Илһам" әдәби - музыкаль клубында күркәм кичә

Ул башкорт халкының иң талантлы, масштаблы, эшлекле улларының берсе - Җәмил Әбделмановка багышланды. Ул остаз-педагог, һәр юнәлештә кабатланмас нәтиҗәләргә ирешкән кеше.

Әдәби-музыкаль кичәдә Җәмил Габделәхәт улы үзенең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде, кунакларның сорауларына җавап бирде, яраткан җырларын башкарды. Иҗат кичәсенә хөрмәтле кунаклар килде.

Чараны Илеш районы хакимиятенең мәдәният бүлеге башлыгы Рөстәм Әхмәдиев, үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Айгөл Якупова. ачып җибәрде һәм кунакларны сәламләде, Илеш җирендә яшәүчеләрнең һәрвакыт кунакчыл булуын ассызыклады.

Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсилә Басыйрова үзенең чыгышында Җәмил Габделәхәт улы белән югары дәрәҗәдәге җырчы буларак кына түгел, ә югары дәрәҗәдәге педагог буларак та горурлануын әйтте.

Чара кысаларында опера җырчысының тормышы һәм иҗаты турында слайд - презентация күрсәтелде.

Кичәне «Илһам» әдәби - музыкаль клубы җитәкчесе Клара Хәлиуллина әзерләде һәм үткәрде.

Чыганак

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас