Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
26 апрель 2024, 05:30

Сез - безнең хәтердә

1986 елның 26 апрелендә кешелек дөньясы зур куркыныч фаҗига кичерде: Чернобыль атом электростанциясе шартлады. Бу техноген һәлакәт үзенең күләме һәм фаҗигале нәтиҗәләре буенча җир шары тарихында иң зурысы. Миллионнарча кешеләр әлеге коточкыч казадан зыян күрде. Күпләре гомерләре буе яшәгән туган якларын, җыйган дөньяларын ташлап китәргә мәҗбүр булды.

Сез - безнең хәтердәСез - безнең хәтердә
Сез - безнең хәтердә

Һәлакәт төнге 1сәгать 23 минут 49 секундта була. Бер километрга кадәр күтәрелгән янгынны якын-тирәләрдә яшәүчеләр балконнарына чыгып күзәтәләр.Үзләрен нинди куркыныч астына куюларын аңлап та җиткермиләр. Чернобыль һәлакәтенең нәтиҗәләрен бетерүдә катнашканнарның инде күбесе якты дөньяда юк. Аларны радиация дигән каһәрле дошман вакытыннан алда бакыйлыкка алып китте. Исәннәре ел саен 26 апрельдә җыелышып, араларыннан киткән иптәшләрен искә алып бер минут тын торалар. Ни кызганыч, аларга карата игътибар, дәүләт тарафыннан күрсәтелгән мөнәсәбәт елдан-ел сүрелә бара кебек. Көчле шартлаудан соң атом ягулыгы һәм утлы графит тирәякка тарала башлый. Авария нәтиҗәсендә әйлә-нәтирәне радиоактив матдәләр: уран, плутоний, цезий –134, цезий -137, стронтиум чолгап ала, көчле янгын башлана.

Бөтен ил күләмендә, армия хезмәтен үтеп кайтып запаска теркәлгән ирегетләрне хәрби комитетлар аша чакыртып, Чернобыльгә тергезү эшләренә җибәрәләр. Шулар исәбендә, районның Ишкар авылында туып-үскән, типсә тимер өзәрлек 36 яшьлек Фәтыйх Мөхтәсимов та була.

Фәтыйх 1950 нче елның декабрь аенда гүзәл табигатьле Ишкар авылының бер яклап Сарьяз елгасы, икенче яклап шаулап торган урман сыртына килеп терәлгән урамынд а Нурия һәм Мостаяф Мөхтәсимовлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Гаиләдә бер-бер артлы тугыз бала туып үсә. Әти-әниләре колхоз фермасында эшли, хуҗалыкта да малтуар, кош-корт җитәрлек, бакча-ындыр мәшәкате дә күп була. Балалар йорт эшләренә чума, фермага барып әти-әниләренә дә ярдәм итергә өлгерә, олырак балалар кече туганнарын карый, кыскача әйткәндә, эш рәтен белеп, “йөк арбасын” тартып үсәләр.

Фәтыйх Ишкар сигезьеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, Югары Ман чар авылында унынчы сыйныфны тәмамлый. Акыллы, сабыр холыклы, тырыш егет булып үсә ул. Спорт белән шөгыльләнә, аеруча, футболны үз итә. Яше җиткәч, армия сафларында хезмәт итеп кайта. Механизатор һөнәрен үзләштереп колхозда тракторчы, комбайнчы булып эшли. Югары Яркәй кызын очратып, танышып дөнья корып җибәрәләр. Уллары, кызлары туа. Яшь гаилә Дүртөйлегә китеп эшкә урнаша. Фәтыйх “К-700” тракторын хезмәтләндерә, югары күрсәткечләргә ирешә. Эш урыныннан Мактау хатлары, грамоталарга ия була.

Шушы вакытта, еллар аша җырланып, әлегә кадәр мәгънәсен югалтмаган халык җырының “Ниләр генә күрми, кайда гына булмый, ир-егеткәй белән ат башы” дигән сүзләре искә төшә. Фәтыйхны да Чернобыльгә фаҗиганең беренче көннәреннән үк озаталар. Шулай итеп, ул бөтен Чернобыль зонасы, бар тереклек, басулар, бакчалар, йортлар, биналар, корылмалар тулысы белән радиация тузаны астында булган иң хәвефле зона үзәгенә барып керә.

Абыем кайтып, андагы хәлләрне сөйләгәч, безнең “чәчләребез үрә торды” ди аның Ишкар авылында яшәүче сеңлесе Зимира ханым. “Абыем сүзләре буенча, күпме генә контрольдә тотсаң да, күпме генә саклык чараларын күрсәң дә, радиация фоны бик тә көчле. Ә анда керү – мотлак. Һаваның югары дәрәҗәдә ионлашуы нәтиҗәсендә (көннәр җылына барган саен ул да арта) радио белән идарә итү механизмнарының эштән чыгу очраклары да булган. Бары тик, кешеләр генә эштән баш тартмаган. Җитмәсә, дүртенче блокның реакторы радиация нурларын чыгарып утыра. Авариядән соң да эшләп утырган реактор тирәсенә күпме генә дезактивизаторлар куелса да, станциядә сәламәтлеккә зыянсыз рәвештә озаграк тору мөмкин булмаган. Ә андагы хәлләр радиаторга максималь якын килүне таләп иткән. Шунлыктан, күпсанлы төрле дезактивация эшләреннән соң гына, станция тирәсендәге грунтны 30 см калынлыгында кырып алып җирне бетон панцирьгә төргәннәр. Һәр техниканы берөзлексез дезактивация аша үткәреп (юып) тору мотлак булган. Эшкә барганда аерым саклану киемнәрен кия торган булганнар. Алары да кыска вакытка кадәр генә яраган. Аларның эш лимиты 2-3 минуттан артмаган. Шушы вакыт арасында тиешле эшне тиз-тиз генә эшләп, чыгу ягын караганнар.

Чернобыль зонасында эшләүчеләрне, аеруча башлап кергәннәрне, озак тотмыйча, берничә айдан соң кайтарып җибәргәннәр. Дөресрәге, икенчеләре белән алыштырып торалар. Якташыбыз Фәтыйх та туган якларына, хатыны, балалары янына кайта. Әмма явыз радиация үз эшен эшли - авылдашыбыз нурлану чире белән көрәшә башлый. Хөкүмәт тарафыннан күпкырлы медицина ярдәмнәрен ала, профессор күзәтчелеге астында да дәвалана. Ул дучар булган радиация көчлерәк була шул. Каты авырудан соң, 1991 нче елның декабрь аенда, аның күзләре мәңгегә йомыла.

Агымдагы елның 26 нчы апрелендә Чернобыль фаҗигасенә 38 ел булса да, аның халык зиһенендә тәэсирәте шул кадәр калган, хәттә бу хәл яңа гына булган сыман. “Туганыбызның безнең арадан китүенә дә декабрь аенда 33 ел була. Еллар үткән саен, югалту ачысы басыла диләр. Әмма сагыну, юксыну хисе елдан-ел арта гына бара. Ул безнең күз алдыбызда тере булып, елмаеп басып тора”, - ди Мөхтәсимовлар.

Әйе, һәр очракта да, сугышта мәрхүм булып кайткан якташларыбызны, без зурлап, хөрмәтләп, ачы күз яшьләре белән соңгы юлга озатабыз, исемнәрен мәгеләштерәбез, искә алып торабыз. Төзәлмәс олы кайгы бу. Чернобыль фаҗигәсенең алгы сызыгыннан кайтып, газаплы авырудан соң безнең арадан киткән якташыбыз Фәтыйх Мостаяф улының, Чернобыль корбаннары булган баш-ка якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштереп, искә алып торсак иде. Киләчәк буын иминлеге, кешелек өчен гомерләрен биргән батырлар бит алар.

Альфира СӘЕТГӘРӘЕВА. Ишкар авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас