Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
27 апрель 2024, 06:00

Балачак, яшьлек эзләреннән

Иске Күктау урта мәктәбендә Башкортстан һәм Татарстан республикаларында, районыбызда билгеле, олы хөрмәткә лаек филология фәннәре докторы, профессор, М.Акмулла ис. Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы профессоры, Башкортстан Республикасы атказанган мәгариф хезмәткәре, Татарстан Республикасы югары мәктәбе атказанган хезмәткәре, Русия федерациясе һөнәри белем бирү өлкәсе мактаулы хезмәткәре, Русия табигать фәннәре академиясе әгъза-корреспонденты, Русия фәннәр академиясе тарих-филология фәннәре бүлеге каршындагы Русия тюркологлары комитеты әгъзасы, фән һәм сәнгать чуваш халык академиясенең әгъзасы - Илшат Сәхиятулла улы Насыйпов һәм аның каләмдәшләре, авылдашлары катнашлыгында “Балачак, яшьлек эзләреннән...» дип аталган очрашу үтте.

Балачак, яшьлек эзләреннәнБалачак, яшьлек эзләреннән
Балачак, яшьлек эзләреннән

Бу чара якташыбызның 60 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылды, анда мәртәбәле кунаклар, якташларыбыз, Дәүләт Җыелышы - Корылтай депутаты, «Башсельхозтехника» машина-технология компаниясе генеральный директоры, якташыбыз Фларис Шәйхетдинов,«Кызыл таң» нәшрияты директорыбаш мөхәррире, филология фәннәре кандидаты, доцент, Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары хезмәткәре Фаил Фәтхетдинов, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан республикасы Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, Г.Ибраһимов ис. тел, әдәбият һәм сәнгать институтының директоры Ким Миңнуллин, филология фәннәре докторы, доцент, Казан (Идел буе) федераль университетының татар тел белеме кафедрасы профессоры Айрат Йосыпов катнашты. Һәрберсе Илшат Насыйпов турында җылы сүзләр әйттеләр, аның эшчәнлегенең күп яклы булуын сызык өстенә алдылар.

Муниципаль район хакимиятенең яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм буенча комитет рәисе Иршат Фәсхиев, Иске Күктау авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Радмир Мөбәрәков Илшат Насыйповны котлап, җылы теләкләрен җиткерделәр. Озак еллар район мәгариф идарәсен җитәкләүче, 1979-1986 нчы елларда Иске Күктау урта мәктә-бе директоры булып эшләгән, Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре Рәмзә Ямалов үз чыгышында бергә мәктәптә укыган елларында истә калган мәгълүматлар белән бүлеште, тарихи фото сүрәтләр күрсәтте һәм аларны мәктәпкә тапшырды. Очрашуда катнашкан ветеран укытучылар Мәйсәрә Тимерханова, Мәсхүдә Биктимерова да үз хатирәләре белән бүлеште. Илшат Сәхиятулла улы үз чиратында, мәктәп коллективына, директоры Альбина Нәбиевага, катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде һәм белем учагына уку әсбаплары, китаплар, күргәзмә материаллар бүләк итте.

Кеше өчен иң изге сүзләр - әти-әни, туган як, белем һәм тәрбия биргән мәктәп. Әлеге төшенчәләр кешенең йөрәк түрендә һәрчак янәшә йөри. Кая гына барып, кемнәр булсак та, без әти-әниебез, туган ягыбыз, туган мәктәбебез үстергән бала булып калабыз һәм анда үткән елларны сагынып искә алабыз. Шул рәвешле, очрашу хатирәләрне яңартып, күңелләрдә онытылмас тәэссоратлар калдыргандыр, дип уйлыйм. Ис-ке Күктау урта мәктәбе һәм Исанбай филиалы укучылары, укытучылар тарафыннан әзерләнгән эчтәлекле чыгышлар хәтер йомгагын сүтте. Ә чараны алып баручылар - Венера Галиуллина һәм Рәфис Шакировның моңлы тавышлары кичәгә тагын да ямь өстәде.

Чараның икенче өлеше Югары Яркәйдәге беренче гимназиядә дәвам итте. Биредә мәртәбәле кунаклар, якташларыбыз белән очрашуга татар теле укытучылары җыелган иде. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары район методик оешмасының җитәкчесе, Башкортстанның атказанган укытучысы Ильмера Ахунова, шулай ук татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гөлшат Гафарова, Зөлфирә Фәррахова, Илиза Ялалова, гимназиянең директоры Ленара Мифтахова якташыбызны матур юбилее белән котлап, методик яктан күрсәткән ярдәме өчен рәхмәтләрен, изге теләкләрен җиткерде, киләчәктә дә хезмәттәшлек итәргә чакырды, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Чара укучыларның бай эчтәлекле чыгышы белән үрелеп барды, Р.Миңнуллинның, С.Поварисовның шигырьләрен сөйләделәр, җырлар башкардылар, өздереп гармунда уйнадылар, халык биюләрен башкардылар.

Илшат Насыйпов татар теле укытучыларын методик әсбаплар, тел һәм әдәбият буенча күргәзмә материаллар, бүлмә өчен стендлар бүләк итеп куандырды. Бу материаллар дәрес сыйфатын тагын да яхшыртуга булышлык итәчәге көн кебек ачык.

Кайчандыр медицина институтына керү хыяллары белән йөргән, әмма сыйныф җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Инсия Галиеваның кушуы белән Башкорт дәүләт университетының татар бүлегенә укырга барып, бу өлкәдә зур казанышларга ирешкән Илшат Сәхиятулла улының эшчәнлегенә багышланган очрашу кичәсе һәркемнең күнеленә илһам, эшкә дәрт өстәде.

Татар теле фәне аша кешеләрне яратырга өйрәтү, укучыларында намуслылык, киң күңеллелек, шәфкатьлелек хисләре, мәдәниятлелек, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләүче, сынаулар алдында югалып калмаска, гадел булырга өйрәтүче Илшат Насыйпов бүгенге көндә дә тел өлкәсендә яңа үрү ләр яулый. Ә без Башкортстанда бердән-бер татар филологиясе буенча фә н докторы дәрәҗәсенә күтәрелгән якташыбыз эшчәнлегенә сокланабыз һәм яңа унышларга ирешүен телибез.

Зинфира МИНҺАҖЕВА, мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлек җитәкчесе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас