Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
27 апрель 2024, 05:30

Гомер көзеннән атлый

Югары Яркәй авылында яшәүче Әлтаф Сәгъмән улы белән күптәннән танышбыз. Ул һәрчак берәр шәхес турында язарга, хезмәте белән абруй яулаган авыл уңганын гәзит битләрендә күрсәтергә теләп редакцияга еш мөрәҗәгать итә. Ә бүген исә гомер көзеннән салмак кына адымнар белән атлап баручы, 70нче язын каршылаучы Әлтаф Шәриповның үзенең тормыш юлы белән таныштырырга телим.

Гомер көзеннән атлыйГомер көзеннән атлый
Гомер көзеннән атлый

Матур табигать кочагында урнашкан Иске Татыш авылында гаиләдә икенче бала булып дөньяга аваз сала ул. Гомер буе терлекчелек тармагында эшләгән, тырыш, уңган әни-әтиләре үрнәгендә тәрбияләнеп, балачактан хезмәт мәктәбе үтә. Укырга барырга да, өлкәннәргә фермада ярдәмләшергә дә өлгерә. Благовещен шәһәрендә 13 нче дәүләт һөнәри - техник училищеда укып, электромонтаж белгечлеге ала һәм Стәрлетамак шәһәрендә «Башэлектромонтаж» трестында электрик буларак хезмәт юлын башлый. Арытаба, хәрби бурычын үтәү максатында, Германияга җибәрелә. Разведчиклар мәктәбендә укып, махсус батальонда хезмәт итә. Беренче класслы разведчик буларак хәрби заданиеләрдә катнаша, украиннар һәм чеченнар белән бергә дус булып, армия тормышын үтүен яхшы хатирәләр белән искә ала: “Казармаларда бер гаилә булып яшәдек, хәрби хезмәттә тугры һәм ышанычлы иптәшләр булдык. Хәтеремдә төннәрен йокламыйча бергәләп засадада утырган чаклар күп булды”. Ул анда өлкән сержант, бүлек командиры, рота старшинасы булып, ватан алдындагы хәрби бурычын намуслы үтәп, туган ягына әйләнеп кайта.

Армиядән соң Туймазыда «ПМК-2» трестында, Туймазынефтестройда элек трик булып эшли. Шулай ук ул анда комсомол секретаре, профсоюз комитеты рәисе, аннан соң мастер, прораб вазифаларын башкара.

Ул елларда районда киң күләмле тө-зелешләр башкарылып, Ә.Шәрипов үзәк дәваханә, хакимият, мәдәният сарае, М.Гәрәев ис. кинотеатр, кунакханә биналарын төзүдә мастер вазифасында үз өлешен кертә. Белем алырга да ва-кыт таба: Стәрлетамакта төзүчеләр техникумын, Башкорт авыл хуҗалыгы институтының инженер-электрик факультетын тәмамлый. Районның хуҗалыкара механикалаштырылган күчмә колоннасында баш инженер, җитәкче булган чорда район буенча объектлар күпләп төзелә. Кужбахтыда мәктәп, балалар бакчасы, дуңгыз фермасы, Яңа Аюда мәдәният йорты, Красноярда, Кыргызда сыер тораклары, башка хуҗалыкларда да төзелеш эшләрендә аның да өлеше кергән.

Әлтаф Сәгъмән улы район авыл хуҗалыгы идарәсендә начальник урынбасары булып эшли, ХРСУда, «Башил», «Агроил» җәмгыятьләрендә җитәкчелек итә, ә лаеклы ялга чыкканчы «Сөн» җәмгыятендә баш инженер вазифасын били. Андагы халыкның уңганлыгын, тырышлыгын искә төшерә. Фәгыйтҗан Зарипов белән килешеп, бик күп еллар бердәм эшләвен билгели хезмәт ветераны.

Җитәкчелек вазифаларында никадәр җаваплылык, тәвәккәллек, оештыручанлык сыйфатларына ия булу таләп ителә. Өстәвенә, озак еллар район Советы депутаты булып тора. Русия Федерациясе, Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыкларының, район хакимиятенең, урындагы оешмапредприятиеләрнең күп санлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары аның намуслы һәм фидакарь хезмәте хакында сөйли.

Әлтаф Шәрипов гаилә тормышы белән дә, хезмәте белән дә бәхетле гомер юлы үткән шәхес. Тормыш иптәше Фәнүсә Фәнзил кызы белән кыз һәм ул үстерәләр, Югары Яркәй авылында йорт салып керәләр. Балалары Лариса белән Ленар – югары белемле, гаиләле, үз юлларын табып, күркәм дөнья көтәләр. Бүгенге көндә оныклар (1 малай, 3 кыз) сөю шатлыгына ия алар.

Бергәләп бакчалар карап, җиләкҗимешләр үстерәләр, үзе буш вакытларында балыкка барырга ярата.

Юбиляр бүгенге көндә дә актив тормыш позициясе алып бара, дөньясын да гөрләтеп көтә, ял итәргә дә вакыт таба.

Ильфира НИГЪМӘТУЛЛИНА .

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас