Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
30 апрель 2024, 05:00

Халык иминлеге сагында

30 апрельдә без һөнәри бәйрәмебезне, Русия янгын күзәтчелегенең 375 еллыгын билгеләп үтәбез. Тарихчылар янгын сүндерү эшенә турыдан-туры кагылышлы һәм янгыннарны кисәтү һәм сүндерү мәсьәләләрен регламентлаштыручы беренче документ 1649 елда кабул ителгәнлеген ачыклады.

Халык иминлеге сагындаХалык иминлеге сагында
Халык иминлеге сагында

«Янгын хәвефсезлеге турында»гы Федераль закон нигезендә безнең бурыч - янгыннарны кисәтү һәм сүндерү, төрле аварияләр, юл-транспорт һәлакәтләре һәм башка гадәттән тыш хәлләр вакытында авариякоткару эшләрен үткәрү. Барлык янгыннар да җитәкчелек документлары таләпләренә туры китереп сүндерелә. Узган елда 38 юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүгә чыктык. Без күп тапкырлар вакытлыча вертолет мәйданчыгын ачып, санитар авиация вертолетларының төшү һәм күтәрелү хәвефсезлеген тәэмин иттек.

Бүген районда гражданнарның тормышын һәм сәламәтлеген, аларның иминлеген Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча 18нче янгынкоткару отрядының 122нче янгын-коткару часте, Семилетка һәм Теләпәндәге “РН-Янгын хәвефсезлеге” җәмгыяте “Башкортстан” филиалының 2 нче янгын хәвефсезлеге һәм авариякоткару эшләре идарәсенең 115нче һәм 116нче янгын сүндерү часте, Андреевка авылындагы 31нче янгынкоткару частенең аерым посты хезмәткәрләре, районның бердәм дежурдиспетчерлык хезмәте, авыл биләмәләренең, предприятиеләрнең һәм оешмаларның янгын сүндерү командалары, янгын хәвефсезлеге җәмәгать инспекторлары һәм волонтерлар саклый.

Шәхси состав көче белән янгын сүндерү автомобильләрен һәм янгын сүндерү-техник коралларын, янгын сүндерү депосы биналарын төзек хәлдә тоту буенча эшләр башкарыла.

«Уфа-Арена» универсаль спорт аренасы мәйданчыгында Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының инспектор тикшерүе барышында Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсенең транспорт чаралары смотры уздырылды. 122 янгын-коткару частеннән “УАЗ” оператив-хезмәт автомобиле тәкъдим ителде. Шәхси состав автомобильне әзерләү буенча зур эш башкарды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча техниканың әзерлегенә югары бәя бирелде.

Янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре шулай ук торак секторда янгыннарны кисәтү буенча даими эш алып бара: халык белән инструктажлар үткәрә, янгын хәвефсезлеге чаралары турында белешмәләр тапшыра, авыл биләмәләре комиссияләре белән берлектә торак йортларның янгынга каршы торышын тикшерү буенча рейдларда катнаша, гражданнар җыеннарында чыгыш ясый.

Балаларның ут белән шаяруыннан янгыннарны кисәтү максатында, район мәгариф идарәсе ярдәме белән район мәктәпләрендә ел саен янгынга каршы тематикага балалар рәсемнәре һәм макетлары буенча конкурс үткәрелә. Җәй көне “Орленок” балалар ял һәм сәламәтләндерү лагеренда янгын сүндерү техникасы күрсәтүләрен оештыра быз, янгыннарны кисәтү буенча әңгәмәләр үткәрәбез. Янгын сүндерү бүлеге каршындагы янгынтехник күргәзмәгә район мәктәпләре укучылары даими йөри. Шулай ук бездә системалы рәвештә «Орленок»ка Луганск Халык Республикасыннан һәм Белгород шәһәрләреннән ял итүче балалар килә. Алар өчен техника күрсәтү һәм янгын-техник күргәзмәгә бару оештырыла.

Без үсеп килүче буынның һөнәри ориентациясендә актив катнашабыз. Ел саен янгын сүндерү бүлеге базасында Уфа дәүләт авиация техник университетының профильле факультеты студентлары, Нефтекама машина төзелеше һәм нефть колледжлары укучылары производство һәм диплом алды практикасы үтә.

Үз эшебездә муниципаль район хакимиятенең ярдәменә таянабыз. Ел дәвамында янгын хәвефсезлеген ныгытуга юнәлдерелгән төрле карарлар һәм боерыклар кабул ителә. Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе утырышларында төрле хәвефсезлек мәсьәләләре буенча актуаль һәм көнүзәк мәсьәләләр карала.

Авылларның янгын хәвефсезлеген ныгыту өчен муниципаль район хакимияте янгын сүндерү автомобильләрен сатып ала, тергезә һәм янгын сүндерү деполарын ремонтлый. Барлык торак пунктларда янгын сүндерү гидрантлары яки янгын сүндерү автомобильләренә су салу өчен махсус краннар урнаштырыла.

Традициягә ярашлы, ел саен авыл хуҗалыгы предприятиеләренең һәм авыл биләмәләренең янгын сүндерү техникасы әзерлеге смотрлары үткәрелә. Узган елда беренче этап Исанбай авыл советы авыл биләмәсенең Теләкәй авылы территориясендә узды. Авыл биләмәсе һәм “Илеш” МТС җәмгыяте көче белән янгын депосы ремонтланды. Аның директоры авыл биләмәсенә ремонтланган янгын сүндерү автомобилен тапшырды.

Авыл биләмәләрендә янгын сүндерү командаларының ролен бәяләп бетерү мөмкин түгел. Чөнки алар янгыннар урынына беренче булып чыга һәм ут таралуга юл куймый.

Узган елда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада җиденче чакырылыш Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, «Башкортостан» дәүләт корпорациясе генеральный директоры, «Башнефть» җәмгыятенең эшләр белән идарә итү департаменты директоры вазифаларын башкаручы О.Калинин Яңа Аю һәм Сүлте авыл советы авыл биләмәләренең ирекле янгын сүндерү командаларына яңа янгын сүндерү автомобильләре ачкычларын тапшырды. Әлеге техника «Башнефть» җәмгыяте средстволарына сатып алынган.

Без шулай ук районда уздырылган төрле чараларда – өмәләрдә, спорт ярышларында актив катнашабыз. Янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән акча җыюда актив катнаша.

Ветераннар белән эш тиешле дәрәҗәдә оештырылган. Ветераннар ел саен янгын күзәтчелеге көнен бәйрәм итүгә чакырыла, аларга өлкәннәр көненә бүләкләр тапшырыла.

Узган чорда эш йомгаклары буенча оперативхезмәт эшчәнлегендәге уңышлары өчен шофер Ф.Шәйхуллин -муниципаль район хакимиятенең Мактау грамотасына, Х.Кадыйров муниципаль район хакимияте башлыгының Рәхмәтенә лаек булды. Янгын сүндерүче Ф.Каюмов муниципаль район хакимиятенең Мактау Тактасына куелды.

Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан барлык янгын сүндерү хезмәткәрләрен һәм ветераннарны ихлас тәбриклим, барысына да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, эшләрендә һәм барлык башлангычларда уңышлар телим.

Заһит ШӘЙХЕТДИНОВ, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе дәүләт янгынга каршы хезмәтенең федераль янгынга каршы хезмәтенең 18 янгын-коткару отрядының 122 янгын-коткару часте начальнигы.






Халык иминлеге сагында
Халык иминлеге сагында
Халык иминлеге сагында
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас