Авылда фельдшер булып эшләү дә икеләтә зур җаваплылык сорый. Иске Күктау авылы халкы үз эшенең остасы булган, һәр авыруның үз дәвасын белүче, кулыннан килгән ярдәмне күрсәтергә әзер торган шәфкать туташы Илсөяр Хәмит кызы Кәлимуллинаны халык яратып кабул итте. Тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында авырулар янына беренче ярдәмне күрсәтер өчен ашыга ул. Дәва белән бергә юатыр сүзен дә таба. Мөлаем йөзле, сөйкемле карашыннан ук күңелне тынычлык били. “Йомшак куллары белән генә түгел, яхшы мөгамәләсе белән дә өметсезгә өмет, яшәү көче бүләк итәргә сәләтле ул”, ди куктаулылар.
Илсөяр Хәмит кызы- Югары Яркәй авылында туыпүскән, беренче урта мәктәптә белем алганнан соң, Уфада медицина колледжында белем ала. Г.Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсендә трансплантация бүлегендә шәфкать туташы булып беренче хезмәт юлын башлый. 2012 елдан Г. Куватов ис. консультативдиагностик поликлиникасында табиб-невролог янында авыруларны кабул итә. Әнисе бакыйлыкка күчкәч, язмыш үзенең үзгәрешләрен кертә, ялгыз әтисен карарга дип гаиләсе белән Югары Яркәйгә күченеп кайтырга мәҗбүр булалар. Узган елның март аенда эш сорап район үзәк дәваханәсенә килгәч, стоматологиягә яки фельдшер-акушерлык пунктына тәкъдим итә җитәкчелек. “Авылны сайладым һәм күп тә үтми “Земский фельдшер” программасына эләктем. Иске Күктауга такси белән йөреп эшли идем, программада каралган бер тапкыр бирелә торган 750 мең сум пособиене алгач та, ике дә уйламый, “Матиз”машинасы сатып алдым”, -дип шатлыгы белән уртаклашты ак халатлы.
Илсөяр Кәлимуллинага 588 кешенең, шул исәптән 168 баланың сәламәтлеген контрольдә тоту бурычы йөкләтелгән. Фельдшер-акушерлык пункты хезмәткәре нигездә профилактика белән шөгыльләнсә дә, медпункттан кеше бервакытта да өзелми. Кемнедер кан басымы уйнап интектерә, кайберәүләр билгеләнгән дәвалану курсы буенча уколын ясатырга йөри. Учреждение интернет челтәренә тоташтырылган, кичекмәстән ярдәм кирәк чагында махсус программа аша турыдан-туры дәваханә табибларына элемтәгә чыгарга мөмкинлек бар. Төшкә кадәр ул ФАПта кабул итә, төштән соң авыруларның өйләренә бара. -Халык белән уртак тел табарга өлгердем. Биредә тыныч күңелле, яхшы кешеләр яши. Күбесе дәвалануга гына түгел, аралашуга да мохтаҗ. Барысына да ярдәм итәргә тырышам, - ди шәфкать туташы.
Эш урынында барлык шартлар тудырылган булуы да сөендерә. Фельдшер- акушерлык пункты гамәлдәге стандартлар һәм санитар нормаларга тулысынча туры килә. Анда сыйфатлы беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү өчен барлык шартлар да булдырылган.
Бурычлары бихисап ак халатлының, яшь сабыйларга бер яшь тулганчы патронажга йөри, пунктка йөри алмаган өлкән буын вәкилләренең көн саен барып хәлен белә, мәктәп укучыларына лекцияләр укый, прививка ясый, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне тикшерә, халыкны район үзәгенә диспансеризация үтәргә алып бара.
Менә шулай, авыл фельдшерына киң кырлы табиб та, психолог-ярдәмче дә була белергә кирәк. Илсөяр авыруларны елмаюлы карашы, тәмле сүзе белән дәвалый, борчуларын тыңлап, төпле киңәшләрен бирә. Эш сәгате тәмамланса да, аның ялы юк, чөнки теләсә кайчан ярдәм сорарга, шалтыратып чакыртырга мөмкиннәр. Күктаулыларның бу яктан күңеле тыныч, аларның һәрвакытта да ярдәмгә килергә әзер торучы Илсөярләре бар.
Лилия ЙОСЫПОВА.