Ләкин инде XVIII гасырдан аның зыяны ачыкланган - кеше сәламәтлегенә зарарлы йогынтысы турында хезмәтләр басылган. XIX гасырда тәмәке сәнәгате җитештерелә башлый. Хәзергеләре исә 110 ел элек барлыкка килгән.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы статистикасы буенча, тәмәке тарту ел саен 7 миллион кешенең үлеменә сәбәпче.
Тәмәке тарту ул-янып торган тәмәкедән төтен сулау, нигездә тәмәке, сигарет, папирос, сигарилл, тәмәке торбалары яки кальян тарту. Шулай ук никотинлы ризыкларның тартмый торган формалары да бар, мәсәлән, насвай, снюс.
Тәмәке хәвефле авырулар исемлегендә беренче сәбәб булып тора. Беренче чиратта, бу - яман шеш авыруы. Ирен, тел, тамак, бугаз һәм ашказаны юлы, үпкә, бөер һәм ашказаны яман шеше. Тәмәке тарту бөер яман шешенең сәбәбе буларак киң билгеле. Моннан тыш, төп сәбәбе тәмәке тарту булган хроник обструктив үп-кә авыруы кебек авыруларны мисал итеп китерергә мөмкин.
Никотин шулай ук ир-егетләрдә һәм хатын-кызларда бала тудыруга сәләтсезлекнең сәбәбе булып тора. Ашказаны җәрәхәте, вакытыннан алда картаю, йөрәк - кан тамырлары авыруларыннан вакытыннан алда үлү куркынычы, инсульт, миокард инфаркты, еш салкын тию, бронхиаль астма - тәмәке тарту китереп чыгарган авыруларның тулы булмаган исемлеге.
Аның зыянын аңлаганга күрә тәмәкесез яшәүчеләр санының артуына китергән. Нәтиҗәдә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 20 гасыр ахырында Бөтендөнья тәмәкесез көне кертелә. Шуңа күрә һәр елда 31 майда Бөтендөнья тәмәкесез көнендә җәмәгать оешмалары, мәктәпләр, югары уку йортлары, төрле ком-панияләр сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау акцияләре үткәрә.
2013 елда гражданнарның сәламәтлеген тирә - юньдәге тәмәке төтененнән һәм аны куллану нәтиҗәләреннән саклау турында яңа Федераль закон кертелә, аңа ярашлы рәвештә җәмәгать урыннарында тәмәке тарту, тәмәке спонсорлыгы һәм рекламасы, шулай ук балаларны тәмәке куллануга җәлеп итү тыела.
Хәзерге вакытта тәмәке тартуга каршы актив чаралар күрелә. Мәсәлән, тәмәке сатуны һәм иганәчелекне рекламалау һәм стимуллаштыру тыела. Бу чаралар аны куллануны киметергә ярдәм итә ала. Көрәшнең нәтиҗәле ысулларының берсе-тәмәке әйберләренә салымнарны, акцизны арттыру һәм нәтиҗәдә аның кыйммәтләнүе. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы шулай ук якын киләчәктә тәмәке куллануга каршы дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруның тәмәкегә каршы концепциясе проектын эшләде. Бу концепция тәмәке әйберләренең кыйммәтләнүен, шулай ук җәмәгать урыннарында тартуны тулысынча тыюны күздә тота.
Шунысын да әйтергә кирәк, тарту кеше тәненә генә түгел, психик халәтенә дә зыян китерә. Урта һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең хәтерләре, игътибары, фикерләү тизлеге начарлана. Тарту һәм психик авырулар арасында бәйләнеш барлыгы исбатланган. Тәмәке кулланучыларда шизофрения һәм клиник депрессия белән очрашу куркынычы тартмаучыларга караганда уртача ике тапкыр югарырак. Ул авыру, наркомания буларак, аны җиңү- һәркем өчен диярлек авыр сынау. Никотин куллануны ташлау җиңел дип уйлау хаталы. Тәмәке наркотикларга карамаса да, ул бик нык бәйлелек тудыра. Өстәвенә, тәмәке тарту наркотик тәмәке катнашмаларын куллануга китерергә мөмкин, алар синтетик нигезгә ия һәм кеше тормышын тәэмин итүнең барлык системаларына катастрофик тискәре йогынты ясый.
Бүген электрон тәмәке тарту тагын бер афәт. Аеруча балигъ булмаганнар актив куллана. Электрон тәмәке яки вейп тартканда, бүленеп чыккан парда 30дан артык куркыныч матдә бар. Мәсәлән, пропиленгликоль организмда тупланып, аллергик реакцияләр, төрле процесслар китереп чыгара, бавыр һәм бөерләрнең эшчәнлеген боза. Пропиленгликоль һәм глицеринның термик таркалуы вакытында сулыш органнары, үзәк нерв системасы зарарлана, мутаген процесслар үсеш ала. Вейплар куркыныч, чөнки алар кулланучы кулында шартлап, кеше җитди җәрәхәтләр алырга мөмкин.
Илдар ИЛАМАНОВ, район үзәк дәваханәсенең табиб - наркологы.