Маяк
+3 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
1 июнь 2024, 09:15

1 ИЮНЬ – ХАЛЫКАРА БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КӨНЕ!

Җәйнең беренче көне күңелләргә җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм - Балаларны яклау көне буларак билгеләнеп үтә.

1 ИЮНЬ – ХАЛЫКАРА БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КӨНЕ!
1 ИЮНЬ – ХАЛЫКАРА БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КӨНЕ!

Балалар - безнең тормышыбыз чәчкәләре! Балачак – иң бәхетле һәм мәшәкатьсез вакыт ул, күңелдә җылы хисләр генә калдыра. Без һәр баланың әти-әнисе кочагында үсүен, һәр сабыйның үз бәхете белән туып, олыларның игътибарын, кайгыртуын һәм мәхәббәтен тоеп яшәвен телибез.
Кадерле балаларыбызның йөзендә һәрвакыт елмаю булсын. Алар безнең киләчәгебез. Без аларны яратабыз, алар белән горурланабыз, киләчәктә балаларыбызга бары бәхет һәм матур тормыш кына телибез.
Бәйрәм белән сезне, кадерле балаларыбыз!

 

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас