Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
1 июнь 2024, 04:00

Бәйрәм котлавы

Кадерле балалар, хөрмәтле ата-аналар! Җәйнең беренче көнендә без, гадәттәгечә, иң матур бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара балаларны яклау көнен билгелибез. Бу көн укучылар өчен озайлы җәйге каникуллар башлануы белән дә истәлекле.Балаларны яклау, аларның сәламәтлеге һәм тормышы хакында кайгырту - муниципаль район хакимиятенең социаль сәясәтенең төп юнәлешләренең берсе. Районда гаилә, аналык һәм балалык мәнфәгатьләрен яклаучы бихисап программалар тормышка ашырыла, балалар бакчалары, мәктәпләр реконструкцияләнә, яңалары ачыла. Нәни малайлар һәм кызлар - безнең киләчәгебез, шуның өчен аларга никадәр күбрәк вакыт һәм игътибар бирсәк, безне шул кадәр яхшырак киләчәк көтә. Шул уңайдан балаларны якты бәйрәмнәре белән котлап, сәламәт һәм акыллы булып үсүләрен телим, ә безгә, ата-аналарга, сабыйларыбыз бәхетле булсын өчен, бар көчебезне салырга чакырам. Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.

Бәйрәм котлавыБәйрәм котлавы
Бәйрәм котлавы

Кадерле балалар, хөрмәтле ата-аналар!

Җәйнең беренче көнендә без, гадәттәгечә, иң матур бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара балаларны яклау көнен билгелибез. Бу көн укучылар өчен озайлы җәйге каникуллар башлануы белән дә истәлекле.
Балаларны яклау, аларның сәламәтлеге һәм тормышы хакында кайгырту - муниципаль район хакимиятенең социаль сәясәтенең төп юнәлешләренең берсе.
Районда гаилә, аналык һәм балалык мәнфәгатьләрен яклаучы бихисап программалар тормышка ашырыла, балалар бакчалары, мәктәпләр реконструкцияләнә, яңалары ачыла. Нәни малайлар һәм кызлар - безнең киләчәгебез, шуның өчен аларга никадәр күбрәк вакыт һәм игътибар бирсәк, безне шул кадәр яхшырак киләчәк көтә.
Шул уңайдан балаларны якты бәйрәмнәре белән котлап, сәламәт һәм акыллы булып үсүләрен телим, ә безгә, ата-аналарга, сабыйларыбыз бәхетле булсын өчен, бар көчебезне салырга чакырам.

Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас