Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
1 июнь 2024, 05:15

Сабыйлар яклауга мохтаҗ

Балалар бакчасы - сабыйның икенче йорты. Анда игелек, яктылык һәм гармония белән тулсын өчен педагоглар барлык белемнәрен, осталыкларын, тәҗрибәләрен куллана.

Сабыйлар яклауга мохтаҗСабыйлар яклауга мохтаҗ
Сабыйлар яклауга мохтаҗ

Күп кенә чаралар мәгариф һәм тәрбия эшчәнлеген камилләштерү максатларында үткәрелә. Ел саен оештырылучы “Күңелле стартлар” спорт, «Җиз үкчә» бию бәйгеләре, рәсемнәр, шашка буенча һ.б. конкурслар актив үтә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлакый-патриотик тәрбия бирүгә аерым игътибар бирелә. Барлык балалар бакчаларында да Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашлыгында Җиңүгә багышланган тантаналы чаралар узды. Алдан кызлар, малайлар белән төркемнәрдә «Минем кече Ватаным», «Илеш районының күренекле кешеләре», «Туган ягым, чәчәк ат!» дигән тематик дәресләр һәм чаралар, совет кешеләренең батырлыгы турында әңгәмәләр үткәрелде.

Май аенда барлык балалар бакчаларында «Балаларны яклау көне» танып белүиҗат проекты эшләнде. Бу проект кысаларында, уздырылган чаралардан соң, балаларда, җәмгыятьнең кечкенә әгъзалары булса да, тигез хокуклы булулары, һәм яклауга мохтаҗ булулары турында төп беренчел күзаллаулар формалаштырылды.

Һәр сабый бәхетле балачакка хокуклы. Аның нинди булачагы бары тик безгә, өлкәннәргә бәйле. Халыкара балаларны яклау көнендә барлык нәниләр дә мәхәббәт, кирәклек һәм яклау тойсыннар иде.

Лиза ӘҺАДУЛЛИНА, район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү эше буенча өлкән методисты.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас