Маяк
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
2 июнь , 12:00

Авылдашларының ихтирамын яулады

Әлеге язмам тормышны яратучы, тирә-яктагыларга яхшы кәеф һәм сәламәтлек өләшүче, ачык күңелле Яңа Аю авылындагы модельле фельдшер пункты мөдире Рәзилә Газизова хакында.

Авылдашларының ихтирамын яулады
Авылдашларының ихтирамын яулады

“Сүзе дә татлы, куллары да шифалы”, - дибез фельдшерыбыз Рәзилә Фәйләс кызы турында. Эйе, чынлап та, аның ягымлы сүзләре, җитез, йомшак куллары авыру кешеләргә савыгырга көч бирә, ышаныч уята. Тиз арада үзен тырыш, таләпчән, үз һөнәренең остасы итеп танытты, урынд агы халыкның ихтирамын яулап өлгерде. Ул Иске Күктау авылында Рәмзия Нигъмәтҗан кызы һәм Фәйләс Тимерзаһит улының тату гаиләсендә дөньяга килә. Ике малай арасында бердәнбер кыз әти-әнисенең олы сөенече була. Рәзилә кечкенәдән шәфкать туташы булырга хыяллана. Иске Күктау урта мәктәбен тәмамлагач, Бөре медицина училищесына юллана. Анда белем алып, фельдшер-акушер белгечлеге буенча кулына диплом ала һәм үзебезнең районга эшкә кайта.

Яшь белгеч хезмәт юлын Йонны фельдшер-акушерлык пуктында башлап җибәрә. Арытаба район үзәк дәваханәсенең хирургия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Аннан соң Каенлык авылындагы фельдшер-акушерлык пунктында хезмәт сала. Биредә эшләгәндә ул үзенең гомерлек тормыш иптәше Илдус Газизовны очрата. Яшьләр бер-берсен яратышып өйләнешәләр. Бераздан Газизовлар Яңа Аю авылына күченә һәм биредә төпләнеп, бүгенгәчә матур яшиләр. Илдус Андреевкада эшли.

Рәзилә кайда гына хезмәт салса да, һөнәрен яратып, бар күңелен биреп башкара. Шуңа күрә аны авыл халкы да бик ярата, хөрмәт итә. Тәүлекнең кайсы гына вакыты булмасын, Рәзилә һич авырсынмый авыруларга ярдәмгә ашыга. Иртәнге якта фельдшерлык пунктында пациентларны кабул итсә, төштән соң авыруларны йортларына барып дәвалый. Шул ук вакытта җәмәгать эшләренә дә җитешә. Берничә ел рәттән участок сайлау комиссиясе әгъзасы булып тора. Авылда оештырылган язгы-көзге өмәләрдә катнаша, территориядәге санитар чистартуны контрольдә тота.

Рәзилә Фәйләс кызының хезмәте лаеклы бәһаланып, ул Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. “Бу зур бүләк тагы да җаваплылык өсти, халыкка медицина ярдәме күрсәтү дә тагын да тырышыбрак эшләрмен”, - ди үз һөнәре остасы.

Алда әйтелгәнчә, гаиләсе белән дә бәхетле ул. Рәзилә белән Илдус авылда үрнәкле гаиләләрнең берсе. Биредә уңган хуҗалар яшәгәнен исбатлап, йортлары ерактан балкып тора. Бакчаларында төрле җиләкҗимеш үсә, ихаталары шау чәчәктә утыра. Олы уллары Ильмир Бөре шәһәрендә химик-технолог булырга укый. Кече уллары Радмир Иске Кыргыз урта мәктәбендә 9нчы сыйныфта белем ала.

Бар гомерен халык сәламәтлеген кайгыртуга багышлаган Рәзилә Фәйләс кызына киләчәктә дә уңышлар гына телибез.

Сәгыйть МУЛЛАӘХМӘТОВ. Яңа Аю авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: