Маяк
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
2 июнь , 10:30

Бурычына тугры Радим

Ватан иминлеген саклауны бары тик намуслы, тәвәккәл, батыр йөрәкле егетләргә генә ышанып тапшыралар. Бүгенге көндә армиядә яки флотта хезмәт итүче райондаш егетләребез - илебезнең чын асыл уллары, кыю бөркетләре. Алар илебезнең төрле төбәкләрендә хәрби бурычын намус белән үти. Рәхмәт хатлары бертуктаусыз килеп тора.

Бурычына тугры Радим
Бурычына тугры Радим

Күптән түгел Йонны авылында яшәүче Зәнилә Һәм Рөстәм Харисовлар гаиләсенә дә уллары Радим хезмәт иткән хәрби часть командованиесе исеменнән рәхмәт хаты килде. “Хөрмәтле Зәнилә Зәйнулла кызы һәм Рөстәм Флүн улы! Улыгыз - ефрейтор Радим Харисов Ватанга намус белән хезмәт итә, хәрби белгечлекне үзләштерүдә уңышка ирешә. Коллективта хөрмәт һәм абруй белән файдалана, иптәшләре арасында үзен һәрвакыт тәртипле тота. Кыю, батыр ул тәрбияләп үстерүегез өчен Рәхмәт белдерәбез”, – диелә хатта. Әйе, бу хатны алгач, әти-әнисенең ничек шатланганын күз алдына китерүе кыен түгел. Чөнки балаң турында яхшы сүз ишетү – олы бәхет һәм горурлык.

Р.Харисов тырыш гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Йонны төп мәктәбен тәмамлагач, Нефтекама нефть колледжында белем ала. Спорт белән бәләкәйдән шөгыльләнә. Армия сафларына 2023 елның 29 июнендә алына.

Якташыбыз яшьләр өчен үрнәк булырлык егет булуын исбатлаган. Без дә аның белән горурланабыз. Кеше тормышының тынычлыгын саклаучы рйондашыбыз, моннан соң да сынатма. Хезмәтеңне тутырып, туган йортыңа исән-имин әйләнеп кайт!

Лира ШАМИЛЕВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: