Маяк
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
2 июнь , 11:00

Иң мөһиме - үз эшеңне ярату

Эшен яратып башкарган тырыш кешеләр тормышта бәхетле, матур яшәүләрен һәммәбез күреп тора. Хезмәт сөйгән кеше генә тормышта үз урынын таба дип юкка әйтмиләр.

Иң мөһиме - үз эшеңне ярату
Иң мөһиме - үз эшеңне ярату

Үз эшен биш бармагы кебек белгән белгечләрне хезмәттәшләре дә, җитәкчеләр дә хөрмәт итә. Язмам герое да Яркәй авыл советы авыл биләмәсе хакимиятендә беренче категорияле белгеч – салым буенча инспектор булып эшләүче Айсылу Якупова белемле, җаваплы, намуслы хезмәткәр буларак ихтирам казанды. Күптән түгел ул үзенең алтын юбилеен билгеләде.

Хезмәт тәрбиясенә нигез, иң беренче чиратта, гаиләдә салына. Ул Зәлифә һәм Рамир Дәүләтовларның тырыш, эшчән гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Мәктәптә тик яхшы билгеләргә генә укый, актив була. Математика, информатика фәннәре буенча олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулый. Спортны үз итеп, теннис, волейбол буенча ярышларда лаеклы чыгыш ясый. Дөмәй урта мәктәбеннән соң, М.Акмулла ис. Башкорт дәүләт педагогия университетының филология факультетында белем ала.

Һөнәре буенча эш булмаганлыктан, хезмәт юлын Югары Яркәйдәге «Восток» банкында кассир-контролер булып башлый. 2001-2011 елларда Югары Яркәйдәге дүртенче урта мәктәптә - өлкән вожатый, озайлы көн төркемендә тәрбияче була. 2011 елдан бүгенгәчә Яркәй авыл советы авыл биләмәсе хакимиятендә беренче категорияле белгеч - салым буенча инспектор булып эшли. Ул үзенең һөнәрен зур җаваплылык белән башкара, йөкләтелгән бурычны төгәллек белән үти.

– Кешеләр белән эшләгәндә һәркемгә якын килү юлларын табарга, сабыр булырга, аларны тыңлый белергә һәм килеп туган мәсьәләләрне хәл итәргә тырышырга кирәк. Иң мөһиме – үз эшеңне ярату, - ди Айсылу Рамир кызы.

Тормыш иптәше Азамат белән матур гаилә корып, күркәм дөнья көтәләр. Ике балага гомер бирәләр. Олы уллары Альфрет Башкорт дәүләт университетының Нефтекамадагы филиалын тәмамлап, юрист белгечлеген үзләштерә. Һөнәре буенча Уфада эшли, тормыш иптәше Илүзә белән уллары Таһирны тәрбиялиләр. Кече уллары Альберт Уфа статистика, информатика һәм исәпләү техникасы колледжында икенче курста белем ала.

«Ял көннәрендә гаиләмне, якыннарымны тәмле ризыклар белән сыйларга тырышам. Туганнарың белән өстәл артында рәхәтләнеп сөйләшеп, күңел ачып утыру үзе бер сөенеч. Шәхси йортта торгач үз бакчабыз да бар, җәй көне шунда мәш киләм, чәчәкләр үстерергә яратам», - ди Айсылу Якупова. Үз гаиләсе өчен җан атып торучы ана кеше буларак ул балаларының бәхетле, таза, исән-сау булуларын тели.

Бәхет сызганып эшкә бирелгәннән килә, дигән сүзләр нәкъ Айсылу Рамир кызы турында әйтелгән кебек. Күңеленә канәгатьлек биргән эше, таянырга ныклы гаиләсе бар. Әнә шулай, яраткан гаиләсе, хезмәттәшләре арасында сөенеп, корган дөньяларының игелеген күреп, тыныч тормышта яшәргә язсын үзенә. Хезмәттәшебезгә алтын юбилее уңаеннан иң изге теләкләребезне юллыйбыз.

Алсу МОСЛЫХОВА, Яркәй авыл советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы урынбасары.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: