Маяк
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
2 июнь , 11:30

Кешене хезмәт бизи

Эшеннән тәм, ләззәт тапкан кеше үзен бәхетле тоя. Кадер урта мәктәбендә автобус шоферы булып хезмәт салучы, Әфганстанда хәрби бурычын намус белән үтәгән яугир-интернационалист Альмер Нафыйков үз һөнәрен яратып башкара.

Кешене хезмәт бизи
Кешене хезмәт бизи

Альмер Әмин улы матур табигатьле Кадер авылында туып-үскән. Авылдагы урта мәктәпне тәмамлагач, күп кенә авыл малайларының хыялында булган машина йөртү теләген тормышка ашыру өчен Уфа шәһәренә укырга килә. Ул вакытта күпләрнең тынычлыгын алган Әфган сугышы бара. ДОСААФта 18-19 яшьлек егетләрне БТР да йөрергә дә өйрәтәләр. Шоферлар әзерләү курсын тәмамлагач, 1982 елның сентябрендә Альмерны армия сафларына алалар. Ике айга якын Казахстанның Талды-Курган шәһәрендә солдатлар хәрби әзерлек үтә. Шул ук елның декабрь ахырында шомлы Әфганстан җиренә аяк басалар. Ике көн эчендә алар самолет белән Кундуз шәһәренә, анан соң вертолет белән Пули-Хумри шәһәренә барып җитәләр. Альмерның солдат хезмәте шулай башлана. Биредә Башкортстанның табигатеннән аермалы буларак, көндез – эссе, төнлә чыдап булмаслык салкын. Су, азык күп вакытта килеп җитми. Суга һәрвакыт сакчыл караш кирәк.

“Менә шул вакытта аңлыйсың инде бер йотым су белән бер телем ипинең кадерен”, - ди хәрби хәрәкәтләр ветераны. Ул 395нче полкта хезмәт итә, төрле хәрби операцияләрдә катнаша. “Ике ел вакыт эчендә БТР белән 83 мең километр юл үттем,”- дип искә ала А.Нафыйков.

1983 елның июнь аенда Хайратоннан Баграм шәһәренә юл буеннан салынган торбаларны саклау бурычы йөкләтелә. Алар аша безнең самолетларга, вертолетларга, башкача төрле техникага кирәк булган ягулык материаллары үтә. Дошманнар төрле диверсия ясап кына тора. Торбаларны тишәләр, шартлаталар. 1984 елның ноябрь башында Альмер БТРы белән минага эләгеп бик каты яралана. Төрле шәһәрләрдәге госпитальләрдә дәвалана. 1985 елның март аенда гына туган йортына кайтып керергә насыйп була солдатка.

Бераз ял иткәннән соң М.Горький ис. колхозда хезмәт юлын башлый. 2007 елларда аны язмыш җилләре Себер якларына алып чыгып китә.

2021 елда Альмер Әмин улы Кадер урта мәктәбендә автобус шоферы булып эш башлый.

Автобус белән балаларны йөртү - бик җаваплы. Эш көне иртә башлана. Бигрәк тә кыш көннәрендә: буран булса, гараж капкасын көрәп, автобусны җылытып, күрше авылдагы укучы балаларны, укытучыларны исән-имин алып килеп, кайтарып кую көндәлек бурычы. Аннан тыш, төрле чараларга, экскурсияләргә, походларга йөртү. Хезмәттәшебезнең ел әйләнәсенә машинасы төзек һәм чиста. Иртән иртүк автобуска килеп кергән укучыларны ул һәрвакытта ачык йөзе, тәмле сүзе белән каршы ала, аларга дөрес, төпле киңәшләрен бирә. Мәктәптә уздырылган хәрби-патриотик чараларда көтеп алынган кунак ул.

Шәхси тормышында да үрнәкле Альмер Әмин улы. Гомерлек юлдашы Резеда Кәлимулла кызы белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына чыгардылар.

А.Нафыйков һәр иртә сөенеп эшенә бара, аны күңелен биреп башкара. Хезмәте белән башкаларга, иленә файда китерүенә сөенә. Нинди генә авырлыклар булса да, куркып калмый, тырышлыгы белән куйган максатларына, дәрәҗәләргә ирешә, яңа үрләр яулый. Мондыйларны хезмәттәшләре дә, җитәкчеләр дә хөрмәт итә. Коллективта ихтирам яулаган хезмәттәшебезгә киләчәктә дә уңышлар телибез.

Лира ГАЛИЕВА, Кадер урта мәктәбе укытучысы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: