-1 °С
Болытлы
Агымдагы елның 1 гыйнварыннан «Добро» халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге дәүләт автономияле коммерция булмаган оешмада озак вакытлы карау системасы эшли башлады, анда безгә карау буенча ярдәмче рәсмиләштерелде. Бу - инвалид туганнары турында кайгыртучылар өчен зур ярдәм. Социаль хезмәткәр Флария Мозафарова, атнага ике тапкыр килеп, көнкүреш эшләрендә булыша, бик зур терәк булып тора.
Социаль хезмәткәр көне уңаеннан оешма директоры Галия Фәхрисламованы, аның коллективын бәйрәм белән котлыйм һәм зур рәхмәтемне җиткерәм. Аларга киләчәктә дә изге хезмәтләрендә уңышлар телим.
Альбина КАМЕНЕВА. Югары Яркәй авылы.