Маяк
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
21 июнь , 14:45

Илештә туризм калышмый

Хәзерге вакытта туризм һәм кунакчыллык индустриясе интенсив үсеш ала. Туризм – ул киң танылган ял итү төре генә түгел, шулай ук икътисадның мөһим үсеш тармагы да. 

Илештә туризм калышмый
Илештә туризм калышмый

Радий Хәбиров республика Башлыгы вазифасында үз эшен башлаганда Башкортстанда эчке туризм үсеше белән бәйле хәлне кискен, дип атаган иде. Ул җитди проблеманы вакытындагы кирәкле инфраструктураларның булмавы һәм аз булуы белән бәйләде. Шул вакыттан алып Радий Хәбиров кушуы буенча эчке туризм белән шөгыльләнүче компанияләр һәм эшкуарлар өчен грантлар, субсидияләр, салым ташламалары системасын булдырырга карар ителде.

Хәзерге вакытта төбәктә туризмны үстерүдә республика Башлыгы ярдәме белән булдырылган “Башкорт озын гомерлелеге. Туризм”, мәктәп һәм сәнәгать туризмы программаларының ярдәме зур.

Башкортстан Республикасы туризм юнәлешендәге төп статистик күрсәткечләр буенча лидерлар арасында. Төбәкнең туризм инфраструктурасын үстерү хисабына алга таба уңай динамиканы тәэмин итү мөһим. 2023нче елда бу максатларга 1,5 млрд сумга якын федераль акча җәлеп ителгән.

Биредәге өлкәдә инвестиция инициативаларын гамәлгә ашыру өчен даими рәвештә уңайлы шартлар булдырыла. Республика Башлыгы инвестиция сәгатьләре кысаларында проектларны шәхсән карый һәм аларга ярдәм итү турында карарлар кабул итә.

Районда актив ял итү өчен матур һәм уңайлы урыннар бихисап. Шуларның берсе – матур табигать кочагында урнашкан Кызыл Көч авылындагы “КраснаДача”ял базасы. Ямьле урман эчендә урнашкан ташландык авылдагы җирләрне сатып алып, Алиса һәм Ринат Гәрәевлар биредә район халкы һәм кунаклар сәламәтлекләрен ныгыту, саф һава сулау, социаль челтәрләрдән арыну, гомумән, тыныч мохиттә ял итү өчен бар шартлар тудырган.

2022 елның җәендә Муниципаль  район хакимиятендә «Эшкуарлык сәгате» ндә Алиса Гәрәева туризм өлкәсендә үз проектларын тәкъдим итте. Барлык мәсьәләләр һәм нюанслар турында фикер алышканнан соң, эшкуар Кызыл Көч авылында глэмпинг төзү проектына тукталды.

Үз эшен башларга 3,5 млн сум күләмендә грант ярдәм итте. Алиса  Гәрәева «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» милли проекты кысаларында модульле капиталь булмаган урнаштыру чараларын булдыруга субсидиягә конкурс сайлап алуында катнашты. Ял базасы агымдагы  елда рәсми рәвештә ачылып, үзенең ял итүчеләрен кабул итә. Алиса Гәрәеваның планнары - глэмпингта йортлар санын арттыру, этно-экотуризм өчен шартлар тудыру.

Әйтергә кирәк, ял базасын ачу, хәтта икътисад тотрыксыз булса да, перспективалы бизнес, дип санала. Кешеләр, нигездә, туган ягыннан читкә китмичә, матур табигатьле урыннарны сайлый. Мондый ял итү варианты үсеш темпларын арттыра һәм елдан-ел популярлаша бара. Шуларны исәпкә алып, Гәрәевлар җентекле бизнес-план төзеп, әлеге мәсьәләгә җитди тотынды һәм райондашлар өчен уңай ял итү урыны булдырды.

Гаилә башлыгы Ишкар авылыннан, Алиса - Кадердән. Тырыш гаилә Дүртөйле шәһәрендә яши. Ике бала тәрбияли. Алиса 10 елдан артык “Колумб” туристик агентлыгын җитәкли.

-Туристик база ачу планына нинди уйлар белән килдегез? Туризм өлкәсендә тәҗрибәле буларак, бу эш җиңел бирелдеме?- дип кызыксындым.

-Үзем Кадер авылында туып, аның күркәм табигатенә сокланып, саф һавасын сулап үстем. Бәләкәй чакта Кызыл Көч авылына барып йөри идем. Соңрак авыл бушады – утлар аерылды, төбәк күзгә күренеп ташландыкка әйләнде, -диде ул. –Туризм буенча туплаган тәҗрибәм туган җиребездә потенциалны күрергә ярдәм итте. Нәтиҗәдә, Ринат белән Кызыл Көчтә ял итү урыны булдырырга тәвәккәлләдек. Чөнки биредә йөз еллык агачлар, имәннәр, каеннар үсә. Табигать биредә – искиткеч. Нишләп туристларны чакырмаска, төбәгебезнең матурлыгын күрсәтмәскә? Кешеләрне җәлеп итү өчен инфраструктура булырга тиеш. Нәтиҗәдә, узган елда ташландык участокларның хуҗаларыннан җирләр сатып алып, берничә ай эчендә иске йортларны сүтеп түктек, әрем, кычытканнардан тазарттык, - дип эш күләме белән таныштырды эшкуар.

Ниһаять, уртак тырышлыклары белән быел җәй ахырына өч кунак йорты, мунча, хәзер популяр булган чан урнаштырганнар. Җиһазландырылган, шартлар тудырылган йортларның һәрберсендә 4-5 кеше яшәрлек. Эчендә кондиционер, душ-туалет бар. Ихатада беседка эшләнгән, панорамалы тәрәзәләре булган мунчасы утын белән якмалы. Теләге булганнар якында урнашкан буада балык тотарга бара ала. Ял итүчеләргә заманча кызыклы команда уены - лазертаг тәкъдим ителә.

Кадер авылы панорамасы белән күзәтү мәйданчыгына сәяхәт онытылмас ял минутларын бүләк итәчәк. Клиентлар соравы буенча биредә кояш баеганда романтик кичке аш оештырырга да мөмкин.

Әйтергә кирәк, ял базасы актив тормыш позициясе һәм уртача керем дәрәҗәсе булган барлык яшьтәге кешеләр арасында популяр. Максатлы аудиторияне мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар, спорт сөючеләр, офис хезмәткәрләре, балалар белән ата-аналар, өлкәннәр һ.б. тәшкил итә. Диапазон киң һәм һәр төркем өчен актуаль булган хезмәтләр күрсәтергә мөмкинлек бар.

-Безнең төп бурыч - авыл җирендә яшәү шартларын яхшырту, туристларны чын авыл тормышы, горефгадәтләр, тарих белән якынрак таныштыру. Үзем туризм өлкәсендә эшләү сәбәпле, чит илләрдә ялга барулар бәясе шактый кыйммәт икәнен беләм, - ди Алиса. - Сораштырулардан күренүенчә, русиялеләрнең яртысы җәйге ялын өйдә, бакчада уздыра. Чынлап та, үзебездә дә рәхәтләнеп ял итәргә була. Респуб ликабызда чын авыл тормышы белән яшәп, яңа савылган сөт, күпереп пешкән икмәктән авыз итеп, кайнар мунча кереп ял итүгә җитәме соң?! Авыл акрынлап тергезелә. Башлангычыбызны хуплап алган муниципаль район хакимиятенә зур рәхмәтлебез. Язын авыл урамына ком салырга ярдәм иттеләр. Хәзер “КраснаДача”га теләсә нинди ел фасылында керергә мөмкин.
Әйтергә кирәк, тырыш гаилә табигатьтә бар шартлары булган яхшы ял итү урыны глэмпингны районда беренчеләрдән булып оештырды. Шунысы да мөһим, Гәрәевлар халыкка өстәмә эш урыннары да бирә. Димәк, авылга җан керәчәк. Туризмны үстерүгә субсидия бирү буенча федераль конкурста катнашып, киләчәккә хезмәт күрсәтү даирәсе киңәйтү максаты белән яшиләр.

Әлеге гаилә тынгысыз, әмма файдалы эшләрендә зур уңышлар телибез. Киләчәктә район халкы гына түгел, ә республика, хәтта Русия киңлекләреннән туристлар җәлеп ителер, районыбызның күркәм табигатен күреп, сокланып, рәхәтләнеп ял итәр, гүзәл төбәгебез танылу алыр, дигән ышанычта калабыз.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.

 

 

Илештә туризм калышмый
Илештә туризм калышмый
Илештә туризм калышмый
Илештә туризм калышмый
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: