Маяк
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
22 июнь , 11:00

Батырлыкларына баш иябез

Чалт аяз, кояшлы матур июнь ае сөн елгасының тал-куакларына кунып төрле кошлар сайраша. Иртәнге чыкта чәчәкләр җемелдәшә, бал кортлары гөжли. Уңышлы авыл басуларында игеннәр шаулап үсеп утыра. Тирә-якта шундый соклангыч сафлык, хозурлык... Нәкъ 83ел элек туган авылыбыз Төкәй-Тамакны менә шулай итеп күз алдына китерергә була.

Батырлыкларына баш иябез
Батырлыкларына баш иябез

Шундый матур иртәләрнең берсендә,1941елның 22 июнь таңында, бөтен Рәсәй халкы йокыда булган минутларда, Герман армиясе гаскәрләре чикне бозып, илебезгә бәреп керә. Бөек Ватан сугышы башлана. Авылыбыздан ныклы, көчле ир-атлары бер-бер артлы сугышка китә. Бөтен эш хатын-кызлар, өлкәннәр һәм балалар иңенә төшә. Сугыш авыл эшчәннәреннән күп көч салуны таләп итә. Булган яхшы атларны да фронтка озаталар. Җитеп килгән кызларны Стәрлетамакка хәрби заводка эшкә җибәрәләр.

Сугыштан бер-бер артлы кара кәгазьләр килә башлый, хәбәрсез югалганнар да хәтсез була. Авылга кайсы аягын, кайсы кулын югалтып, яраланган солдатлар кайта башлый.Авылда ил өстенә килгән афәт кагылмаган бер гаилә дә калмагандыр. Бер гаиләдән өч-дүрт ир-егетне югалткан аналарның йөрәкләре ничек чыдагандыр... Күпме бала ятим калган. Алар ачлык, кимсенүләр кичереп, чит җирләрдә мәңгелеккә ятып калган әтиләрен гомер буе көтеп яшәде, ә аналар өметләнеп тормыш иптәшләрен, улларын көтте. Хәзер инде сугыш чоры балалары да өлкән яшькә җиткән, бакыйлыкка күчкән. Күпләре әтиләренең нигезен саклап, балалар үстереп, аларның эшен туган авылында дәвам иттеләр, колхозга хезмәт күрсәттеләр. Бары тик үз хәләл көче белән яшәде авыл халкы. Зарланмады,таләп итмәде, нәрсә булса, шуңа сөенде.

Сугышта катнашкан һәр солдатның үзенә генә хас тарихы, язмышы бар. Без белмәгән батырлыклары да хәтсездер. Аларның барысы «Хәтер китабы»на кертелгән. Архив эзләнүләрдән соң, хәбәрсез югалган картәтиебез Мулларази Шайхрази улы Шайхразиевның 1943 елда Украинаның Харьков өлкәсендә барган  каты сугышта һәлак булып, шунд а туганнар каберлегенә күмелгәне билгеле булды. Күптән түгел Ленинград өлкәсендә барган эзләнүләр вакытында Рәхим Мирзаян улы Ибраһимов табыла, киредән туганнар каберлегенә җирләнә.

Бөек Ватан сугышында 180 авылдашыбыз катнаша, шуларның 82 генә кире әйләнеп кайта (архив язмаларына туры килмәскә дә мөмкин). Сугыш михнәтләре, яралары үзенекен итә, кайберләре бик яшьли бакыйлыкка күчә. Өч орден, бик күп медальләргә лаек булган Фәрит Гәрәев 46 яшендә дүрт баласын калдырып вафат була. Сугыштан кайткач колхозда комбайнчы булып эшли. Армиягә 1940 елда алынып, 1947 елда гына туган авылына кайта. Газизҗан Габдуллин разведчик була, бер аягын югалтып, җиңү көнен госпитальдә каршылый.

Батырлыклары өчен Дан, Кызыл йолдыз орденнары һәм бик күп медальләр белән бүләкләнә. Әлбәттә барлык авылдашлар хакында да горурланып язырга була. Алар шул чор геройлары, сугыш газабын кичеп, кабат кайта алганнары да, яу кырында ятып калганнары да. Авылдашыбыз Зиннур Каюмов Җиңүнең 70 еллыгына сугышта катнашкан, һәлак булган авылдашларга багышлап таш куйдырды. Әлбәттә исемнәрен мәңгеләштереп, ташка язып та куя алсак, бик изге эш булыр иде.

Дүрт елдан артык барган бу авыр, канлы, дәһшәтле сугыш Совет халкының җиңүе белән тәмамланды. Совет солдаты бу сугышта азаккача торды, бирешмәде. Безгә тыныч тормыш бүләк иткән ата-бабаларыбыз, сугыш ачысын татып үскән буын балалары, тыл геройлары сезнең тиңдәшсез батырлыгыгыз алдында баш иеп, сезгә чиксез рәхмәтләребезне җиткереп, тыныч йоклагыз дип әйтәбез, ә исәннәргә сәламәтлек! Баш очыбызда күгебез аяз, киләчәгебез бәхетле булсын иде.

Гөлфия ВӘЛИХАНОВА. Төкәй-Тамак авылы.

Батырлыкларына баш иябез
Батырлыкларына баш иябез
Батырлыкларына баш иябез
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: