Маяк
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
22 июнь , 11:30

Укытучы һөнәренә тугрылыклы

Кайсы гына һөнәрне алсак та, аңа юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салынган. Укытучылар үзләренә барлык сыйфатларны туплаган кебек: алар сабыр да,тырыш та, җитез дә, үҗәт тә, акыллы да, усал да, төгәл дә, зирәк тә.

Укытучы һөнәренә тугрылыклы
Укытучы һөнәренә тугрылыклы

Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлары аның балачагы һәм үсмер чоры белән бәйләнгән. Менә шушы матур истәлекләр арасында мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә Укытучы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә, дөньяга карашын формалаштыра, аңардан шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен куя. Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Укытучы һөнәрен сайлау - үз-үзеңә һәм башкаларга искиткеч таләпчән булу, көндәлек тырыш, эзлекле хезмәт юлы дигән сүз ул.

Бу язмамның герое да тормышның төрле этапларын үтеп, яшь буынны тәрбияләүдә фидакарь хезмәте белән халык рәхмәтен, ихтирамын казанган олы йөрәкле шәхес – Югары Яркәйдә гомер кичерүче Башкорт аграр-технология колледжының физика-информатика преподавателе Рәмил Мослыхов турында. Ул 19 июнь үзенең алтын юбилеен билгеләде.

Рәмил Югары Яркәй авылында Нәзлия һәм Рәсил Мослыховларның тату гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Бәләкәйдән әти-әнисе үрнәгендә хезмәттә чыныгып үсә. Югары Яркәйдәге беренче урта мәктәпне тик яхшы билгеләргә тәмамлый. Рәмил, әнисе кебек укытучы булу теләге белән, 1991 елда Бөре дәүләт педагогия институтына укырга керә. Талиб еллары сизелми дә үтеп китә. 1996 елда физика һәм хезмәткә укыту белгечлеге буенча кулына диплом ала. Яшь белгеч хезмәт юлын Югары Яркәйдәге икенче урта мәктәптә физика һәм хезмәт дәресе укытучысы булып башлый. Нәкъ шушы елларда үз һөнәренең нечкәлекләренә, җаваплылыкка өйрәнә яшь белгеч. 2000 елда Югары Яркәйдәге дүртенче урта мәктәпкә күчерелә. 2008 елда Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. мәктәптә яшь буынга физика һәм технология дәресләреннән белем бирә башлый. Бүгенге көндә Рәмил Рәсил улы хезмәт юлын Башкорт аграр-технология колледжында дәвам итә.

Үз һөнәре остасы балаларны үзаллы тормышка әзерләүгә, алган белемнәрен дөрес итеп куллана белергә өйрәтүгә күп көч сала. Эшен чын күңелдән яратып, бөтен белемен, энергиясен, көчен кызганмыйча башкара ул. Тирән белемле, гел яңалыкка омтылучы укытучы абыйларын балалар да үз итә. Алар дәрес темаларын яратып, игътибар белән тыңлый, тәҗрибәләр үткәрәләр, укучыларның фән белән кызыксынулары арта, нәтиҗәләр дә уңай якка үзгәрә бара. Сәләтле балалар белән өстәмә дәресләр үткәрә. Технология дәресләрендә шәхси иҗади потенциалны куллана.Укучыларның инновацион иҗади эшчәнлеген үстерү, гамәли уку мәсьәләләрен хәл итү аша «Технология» фәненә танып белү кызыксынуын үстерә.

Коллективта һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер һәм югары әхлак сыйфатларына ия булган шәхес. Ул олыларны - олы, кечеләрне кече итә белә. Өлкән яшьтәге кешеләргә игътибарлы һәм ихтирамлы, кирәк булганда, ярдәмен дә кызганмый торган чын педагог ул. Рәмил Рәсил улы җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Яркәй авыл Советына 4 чакырылышта депутат итеп сайланды.

Аның педагогик эшчәнлеген хуплап, аңа һәрдаим ярдәм итеп, киңәшләшеп яшәүче, аны ярты сүздән аңлый торган хәстәрлекле, тырыш, өлгер, тормыш иптәше – Алсу Рим кызы белән бергә ике кыз үстерделәр. Мослыховларның иңне-иңгә куеп, күпләргә үрнәк булып яшәүләренә агымдагы елның 30 июлендә 25 ел тула. Икесе дә ихлас, ягымлы, киң күңелле кешеләр. Үз көчләре белән күркәм йорт салып чыгып, җитеш тормыш белән яшиләр. Кызлары Аделина Казан милли тикшеренү технология университетын тәмамлап, һөнәре буенча Казанда эшли. Диләрә «ТИСБИ» Идарә университетының беренче курсын тәмамлый. Гаиләдә балаларга дөрес тәрбия бирү һәм аларга тормышта үз урыннарын табуда, сәләтләрен үстерүдә әти кешенең роле бик зур. Бүген Рәмил Рәсил улы үрнәкле, горурланырлык әти булып тора.

Юбиляр бик оста, бар эш тә кулыннан килә. Нәрсәгә тотынса да җиренә җиткереп, матур итеп башкарып чыга. Кешеләргә дә бик ярдәмчел. Шуңадыр аны туганнары, дуслары, замандашлары, күршеләре, гадилеге, эчкерсез ихласлыгы, сабыр холкы өчен ярата, ихтирам итә, хөрмәтли. Гомумән, бу гаиләнең күңел җылысы, ризыклы табыны якыннарына гына түгел, дусларына, күрше-күләнгә дә җитә.

-Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда, һөнәрем җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып колледжга килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык арулар югала, күңелне хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала. Иң мөһиме, урамда очрашкач укучылар исәнләшеп, хәл белешеп китсә, бу минем өчен зур мәртәбә, димәк мин аларга тиешле тәрбия һәм белем биргәнмен, - ди Рәмил Мослыхов.

Мәктәп мөхитен, балаларны яраткан, һәрвакыт үз өстендә эшләп, һөнәри биеклеккә омтылган педагогка киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.

Лира КӘБИРОВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: