Маяк
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
23 июнь , 11:00

Тормыш ныклыгы һәм рухи көч үрнәге

Агымдагы ел, шул исәптән июнь ае безнең гаилә өчен бик тә истәлекле. Яңа өметләр, шатлык лар башы гына түгел, безнең өчен бик кадерле булган Югары Яркәй авылында яшәүче сөекле әтием Марс Гыйндулла улы Зиннәтуллинның туган көне һәм әниебез Мария Васильевна белән гомерләрен бергә бәйләгән чор да. Быелгы бу ике бәйрәм аеруча күркәм, чөнки әтиебезгә 75 яшь, гаилә корып, тормыш юлыннан бергә атлауларына 50 ел булды.

Тормыш ныклыгы һәм рухи көч үрнәге
Тормыш ныклыгы һәм рухи көч үрнәге

Һәркемне сокландырырлык тормыш юлы үтте алар. Дусларына үрнәк, туганнарына терәк булып яшиләр, шуңа да һәркем тарафыннан хөрмәтләнәләр. Моңа аларның хезмәт биографиясен дә өстәсәң, бар гомерен яраткан эшенә багышлаган, кешеләргә игелек, изгелек эшләүне тормыш кагыйдәсенә әверелдергән алтын парның тулы образы туа.

Әнием Зәһинә һәм Гыйндулла Зиннәтуллиннар гаиләсендә биш малай арасынд а иң өлкәне булып дөньяга килә, әти-әни үрнәгендә намуслы һәм хезмәт сөючән булып үсә. Әтием үзенең кадерле кешеләрен зур җылылык белән искә ала.

Картәтием Гыйндулла Зиннәтулла улы Бөек Ватан сугышында катнашып, “Кенигсбергны алган өчен”, “Ленинградны саклаган өчен” медальләре, III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Сугышны Эльбада тәмамлый. Туган ягына кайткач,район эчке эшләр бүлегендә өлкән лейтенант дәрәҗәсендә участок милиционеры булып эшли. Хезмәт бурычы буенча еш кына күченергә туры килә (Иске Күктау, Карабаш, Яңа Аю, Югары Яркәй, Рсай). Соңгы даими яшәү урыны Үрмәт авылында була. Минем картәтием авылдашлар арасында хөрмәтле була. Картыем Зәһинә Нафыйк кызы колхозда төрле эшләр башкара. Үрмәт сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, әтием Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Агроном белгечлеге алганнан соң, Совет армиясе сафларында хезмәт итә. Анда ул үзен җаваплы, дисциплиналы солдат итеп күрсәтә, үз хезмәтләре өчен «Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Демобилизациядән соң Чиләбегә юл ала һәм өлкә кулланучылар берлегенә әзерлек идарәсе өлкән инженеры вазифасына эшкә урнаша. Шул вакыттан аның куллану кооперациясе системасында хезмәт эшчәнлеге башлана һәм лаеклы ялга чыкканчы дәвам итә.

Язмыш аны әнием Мария Васильевна белән очраштыра, яшь кыз да Новосибирск сәүдә институтын тәмамлап, өлкә кулланучылар берлегенең җәмәгать туклануы системасына эшкә җибәрелгән була. 1974 елда алар чәчләрен чәчкә бәйләп, Магнитогорск шәһәрендә гаилә коралар.

Ни дисәң дә, туган як үзенә тарта, шул рәвешле, әтием гаилә белән районга күченергә карар итә. Әти әзерлек конторасы директоры урынбасары, әни җәмәгать туклануы өлкәсендә җитештерү мөдире булып эшләвен дәвам итә.Эшләү дәверендә әти бай тәҗрибә туплаган үз һөнәренең чын остасы була. Ул үз өлкәсендә тирән белемлелеге, оештыру сәләтенә ия булуы һәм кешеләр белән уртак тел таба белүе белән аерылып торган. Ул һәрвакыт җаваплы вазифалар башкара: әзерләү конторасы, икмәк комбинаты директоры урынбасары һәм әзерләү-азык-төлек сәнәгате рәисе була. Үз бурычларына бик җитди карый һәм тулы фидакарьлек белән эшли, моның өчен үзәк берлекнең, Башпотребсоюзның, муниципаль район хакимиятенең Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Районның барлык чараларында актив катнаша.

Безне, ике баланы, мине һәм абыем Вадимны әти-әни үз үрнәкләрендә яхшы тәрбия биреп үстерде. Алар гаиләбезне кадерләргә, олысын да кечесен дә хөрмәт итәргә һәм үз эшебезгә җаваплы карарга өйрәтте. Аларның ярдәмендә без лаеклы белем һәм олы тормышка яхшы әзерлек алдык.

Кадерлеләребез - зур ярдәмчебез һәм таянычыбыз, ныклы терәгебез. Агымдагы елда алар алтын туйларын билгеләп үтте. Бүгенге көндә өч оныклары һәм оныкачларына яраткан картәти һәм нәнәй булып гомер кичерәләр. Лаеклы ялда булуларына карамастан, әти-әнием актив тормыш позициясен алып бара, бакча тутырып җиләк-җимеш һәм яшелчә, кош-корт үстерәләр. Буш вакытларында әти балык тотарга ярата.

Якыннарыма карап сокланып туялмыйм, күпме сынаулар аша үтсәләр дә, беркайчан да өметләрен һәм үз-үзләренә ышанычларын югалтмадылар. Хәтта сөекле улын югалтканнан соң да (2019 елның июнендә абыемның йөрәге тибүдән туктады), төшенкелеккә бирелмәделәр, үзләрендә алга таба яшәргә көч табып, алга атлыйлар. Тормыш юлында очраган барлык авырлыкларны да намус һәм дәрәҗә белән җиңделәр.

Кадерле әтиебезне матур юбилее белән ихлас тәбрикләп, изге теләкләремне җиткерәм. Безне, оныкларыгызны сөендереп, озын-озак гомер итүегезне телим.

Кызы Светлана ХӘКИМОВА. Югары Яркәй авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: