-1 °С
Болытлы
Башкорт халкының данлыклы улы, легендар очучы-штурмовик, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевнең исеме Бөек Ватан сугышы тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Яу елларында ул, туган халкының яугирлек традицияләренә тугрылык күрсәтеп, совет хәрби авиациясе тарихында җуелмаслык эз калдыра. Аның сокландыргыч тормыш юлы, илебез азатлыгы өчен көрәштә күрсәткән батырлыгы яңадан-яңа буыннар өчен үрнәк булып тора.
Шушы көннәрдә якташыбызның тууына 102 ел тулу уңаеннан һәйкәленә чәчәкләр салынды.