Маяк
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
13 июль , 12:00

Балаларга багышланган гомер

Укытучы һөнәре – җир йөзендә иң гүзәл, иң җаваплы, иң саваплы һөнәрләрнең берседер. Әлеге изге исемне йөртү өчен Аллаһ биргән сабырлык та, зирәклек тә, акыл да, ныклы иман да кирәк шул. Саф күңелле балалар каршында басып сабак бирү өчен, әлбәттә, үзеңнең тәрбияле, зыялы булуың белән бергә пакь рухлы булуың да төп шарттыр.

Балаларга багышланган гомер
Балаларга багышланган гомер

Аккүз авылында яшәүче, 41 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, күпсанлы Мактау грамоталарына лаек булган, югары категорияле укытучы Нурия Зарипова шундыйларның берсе.

Нурия Ырынбур өлкәсенең Кызылгвардия районы Бәхтияр авылында туып-үсә. Бәләкәйдән укытучы булырга хыяллана. Урыс теленең серле дөньясына алып кергән киң күңелле, мавыктыргыч педагог, сыйныф җитәкчесе Надежда Александровна Жукова беренче көннән үк Нуриянең йөрәк түрендә урын ала. Урта мәктәпне тәмамлаган кызга «укырга кая барырга?» дигән сорау тормый. «Әлбәттә, педагогия институтына!» – ди.

Мәктәптә укыган чорынд а кышкы озын кичләрдә китап укырга ярата. Онытылып геройларның тормышы белән яши башлый. Шуннан бирле әдәбият - аның өчен мавыгу гына түгел, ә тормышымның мәгънәсе, һөнәре. Башкача булу мөмкин дә түгел, яраткан сыйныф җитәкчесе белән беррәттән, 4 педагог туган апалары да үз фатыйхасын бирә кызга.

Менә 41 елдан артык үзе яратып, теләп, сайлап алган һөнәренә тугры педагог. Институт бусагасы һөнәргә генә түгел, киләчәк язмышына да юл сала Нуриянең – гомер юлдашы, ныклы терәге, мәхәббәте - Теләкәй авылы егете Фәгыйтҗан белән очраштыра.  

Матур гаилә учагы кабызган парның бәхетләрен тагы да арттырып сөю җимешләре – Айгөл һәм Алина дөньяга килгән. 10 ел Благовар районында яшәгәннән соң. Зариповлар гаиләсе Илешкә кайтып төпләнгән. 1995 елда Аккүз урта мәктәбе Нурияне колач җәеп каршы ала. Ул вакыттагы мәктәп директоры Р.Миңнегалиев немец телен ышанып тапшыра аңарга. Чит телдә ирекле аралашырга өйрәнгән кызга авыр булмый – рәхәтләнеп дәрес бирә яшь мөгаллимә. Арытаба немец телен укыту туктатылгач, үз фәненә – урыс теле һәм әдәбиятына күчә. Тиз арада Нурия Муса кызы укучыларының яраткан укытучысына әйләнә. Балаларның күз карашыннан аңлап торучы педагог һәр укучысының йөрәгенә, күңеленә яхшылык орлыклары сала, әти-әниләр белән дә уртак тел таба. Сайлаган һөнәренә тугрылык аңа бар авырлыкларны да җиңәргә ярдәм итә.

Нурия Муса кызы турында хезмәттәшләре: «Ул туганда ук укытучы булып туган», – дип әйтергә ярата. Бу сүзләр, әлбәттә, аның һәр сүзендә, үз-үзен тотышында, хәтта атлап йөрүләрендә дә чагыла. Укытучы һичшиксез нәкъ менә аңа охшарга тиеш кебек төсле.

Һәр дәресендә укучыларга урыс теленең сафлыгын, бөеклеген, кирәклеген аңлатты. Мөлаем, ягымлы тавышка әсәрләнеп, балаларны 45 минут буе авызына каратып торып, урысның бай әдәби мирасын җиткерде. Ул кызларны, малайларны әдәби геройлар белән яшәтә, алар белән елата, көлдерә, уйландыра. Лаеклы ялда булса да, бүгенге көндә Нурия Зарипова Исанбай төп мәктәбендә урыс теле һәм әдәбияты фәнен укыта.

Укытучының портфолиосын ачсаң – эшенең бар нәтиҗәсе күз алдына килеп баса. Укучыларының район олимпиадаларында, төрле конкурсларда призлы урыннар яулавы, педагогның үзенә бирелгән муниципаль район хакимияте, район мәгариф идарәсе Мактау грамоталары, элеккеге БР Президенты М.Рәхимовның, «Кызыл таң» гәзитенең баш мөхәррире Ф.Фәтхетдиновның Рәхмәт хатлары, «Ел укытучысы -2010» район конкурсында 2 урын яулавы ,«БРның мәгариф алдынгысы» билгесе, РФ Мәгариф министрлыгының Почет грамотасы бирелүе – болар барысы да тырыш хезмәтенең бай җимешләре.

«Балаларда матурлык хисләрен үстерүдә «Яшь хәбәрче» түгәрәге дә зур булышлык итте. Нәтиҗәдә, укучылар хатасыз язды, уй-фикерләрен төгәл белделәр», - ди ул. Әйе, Нурия ханым гәзитебезнең даими авторларыннан булды, ул гына да түгел, үзе оештырган түгәрәктә яңа гына каләм очлаган укучыларының язмаларын да дөньяга чыгарды югары категорияле педагог. Өстәвенә, мәктәптә бергә эшләгән хезмәттәшләре турында бик матур, эчтәлекле сурәтләмәләр язды ул.

Ике кызы – ике күз нуры үзе кебек тырышлар аның - мәктәпне уңышлы тәмамлап, югары белем алдылар. Кызлары Айгөл Уфада һөнәре буенча эшли. Алина тормыш иптәше Ринат белән кызлары Әмирә һәм Раянаны үстерәләр. Алар да Уфада яшиләр.

Җәмгыятьтә бара торган үзгәрешләрне кабул итеп, заман белән бергә атлаучы, заманча укыту технологияләреннән киң файдаланып эш итүче укытучы 15 июль үзенең 65 яшьлек күркәм юбилеен каршылый. Бар гомерен яшь буынга белем бирүгә багышлаган, җирдә яманлык белән яхшылык яшәвен, хакыйкатьне аера белергә, кешеләргә игелекле булырга, күбрәк изгелекләр эшләп калырга, хезмәт сөяргә, тырыш булырга, кешеләрне яратырга өйрәткән мәгаллимәгә киләчәктә дә уңышлар гына юлдаш булсын.

Лира Кәбирова.

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас: