Маяк
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
19 июль , 17:00

Туган ягы кирәк кешегә

Һәркемгә туган ягы, әти-әни корган нигез үзенчә матур. Читтә йөргән чакта сагындырып,төннәрендә төшенә керсә, йөрәк ашкынып тибә башлый.

Туган ягы кирәк кешегә
Туган ягы кирәк кешегә

Әйе, аның әкияттәге матурлыкка тиң туган авылы, ялан тәпи йөгереп үскән сукмаклары, елга буйлары көтә аны. Бергә җиләк җыярга йөргән, җәйләр буе елгасында чупырдашып суда йөзгән иптәшләре дә бер кая да китмәгән, һаман да шунда аны көтеп уйнап йөриләрдер кебек.

Туксанынчы елларда Илеш җирлегендә район мәдәният сараенда эшләп килгән билгеле бию коллективын белмәгән кеше булды микән. Бүгенгә кадәр аларның исемнәре ташка басылгандай тамашачы күңелендә уелып калган. Рсай авылында пионервожатый булып эшләп йөргән Фәрихә Фатих кызы Моратшина нәкъ шул елларда райондашлары арасында ансамбльнең иңоста биючесе исемен яулаган була. Язмыш җилләре гаеплеме, әллә инде шулай телиме, тормышында кинәт үзгәреш ясап, Уфа шәһәренә юл ала ул. Яшьлек хыялына хыянәт итмәгән Фәриха ханым, бию сәнгатенең йолдызы булып нинди генә сәхнәләрдә чыгыш ясамаган. Бию сәнгатенең алыштыргысыз талантлы әһелен үзе кебек оста биючеләр хәзерләү бурычын тапшырганнар аңа.

Шушы көннәрдә Фәриха Фатих кызы туган якларына Рәзиф Галиев тарафыннан тәкъдим ителгән “Иҗатыбыз- халыкка” проектының көтеп алган кунагы булып, үзенең биюче кызлары белән кайтты. 17 июньдә исә ул барлык авылдашларын Корбан бәйрәменә җыйды. Вафат булган әти-әнисенә, бакыйлыкка күчкән күп якыннарына багышлап мәртәбәле аш табынын уздырды. Фәридә, Фәриха һәм Мәскәү шәһәреннән кайткан Фәния ханым зур өстәл табынына, үзләре өчен бик тә якын булган алтмышлап кеше җыйдылар. Сый-хөрмәттән сыгылып торган өстәлләр артында Фатих абыйның нәсел-нәсәбен тик яхшы яктан искә алу мәҗлесе җылылык, бер- береңә якынлык, хөрмәт белән сугарылган иде. Әлзәм хәзрәт вәгазендә халыкны иманга, изгелеккә, бер-береңә карата игътибарлы булырга өндәде. “Без дин әһелләре һәм укытучыларның максаты бер.Укытучыларның бурычы сабыйларны киләчәктә җәмгыятьнең файдалы кешесе итеп тәрбияләү булса, безнең бурычыбыз халыкны әдәпкә, хөрмәткә өндәү!” , -диде ул.

Өч бертуган Рсай авылы кызларының авылдашлары белән очрашуны үз биеклегендә уздырырга ярдәм иткән авылдашлары Рәзиф Галиевка рәхмәтләре әйтеп бетергесез.

Автор: Мәрьям Шәмсиева. Торачы авылы.

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас: