Маяк
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
20 июль , 14:00

Янып яшәлгән гомер

Тәҗәй авылының гына түгел, Илеш районының хөрмәткә лаек кешесе ул-Фәрит Газетдинов. «Игенче» колхозының гөрләп торган чагында - Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнашып, көмеш медаль һәм «Москвич» автомобиле белән бүләкләнә. Бу җиңүгә Фәрит Әхияртдин улы үзенең тырышлыгы, көнне-төнгә ялгап эшләгән хезмәте аркасында ирешә.

Янып яшәлгән гомер
Янып яшәлгән гомер

Күп балалы гаиләдә төпчек малай булып, 1944 елның эссе җәендә дөньяга килә ул. Әтисе - хезмәт армиясендә, балалар ач-ялангач, сугыш вакыты, халык инде бөтенләй бетеренгән, күп гаиләләр кебек, хәерчелек белән көн күрә алар.Тәҗәй башлангыч мәктәбенә укырга килә, укытучы Сәлихә апа аны кулыннан тотып язарга, укырга өйрәтә. 8нче сыйныфка кадәр Кужбахты мәктәбендә белем ала. Хәлсез, сәламәтлеге начар, өстәвенә, балачакта егылып төшеп имгәнгән бала елга якын дәваханәдә дәвалана, абый-апасы Чиләбегә алып китеп, берничә операция үткәрә. Бер як янбаш сөяге чыгып, гомерлеккә инвалид булып кала. Үз заманының алдынгы карашлы укытучыларын - Гали Хаков, Әскать Таҗетдинов, Мирзаһит Фәрхетдинов, Вәжиһә Габдуллина, Фәнисә Нургалиеваны әле дә якты хатирәләр белән искә ала ул.

Мәктәпне тәмамлау белән фермага эшкә килә.Биш ел буена хезмәттә чыныккан, үзен күрсәткән егетне дуңгызчылыкка ферма мөдире вазифасына үгетли башлыйлар. Никадәр җаваплы эш икәнен аңлаган егетнең ризалык бирәсе килми. Әмма «Фрунзе» колхозы рәисе Үзбәк Зәйнәшев белән парторг Хәмит Хәкимов бик каты тора. Фәритнең партиягә кандидат булган чагы, парторг. «Уставны укыдыңмы, егет? Отказ сугырга хакың юк!», -дип мәсьәләне каты куя. Бу - 1968 елның ноябрь ае була. Менә шуннан башлана да инде Фәрит Әхияртдин улының ферма мөдире вазифасындагы хезмәт эпопеясе. Ферма начар хәлдә, биналар иске, таушалган, суык, ашау каты-коты, җитмәсә, алда башланмаган зәһәр кыш. Башы- аягы белән эшкә чума егет. 1200 баш дуңгызны исән кышлатырга кирәк. Салам-печән дә ярдәмгә килә, борчак саламы күп. Ул еллар (1969 ел бигрәк тә) каты суыклар белән хәтердә калган, мал торагын икешәр-өчәр тапкыр мич ягып җылытырга кирәк . Ә инде язын Базы елгасы аша юллар өзелә, икешәр атна өйгә кайтмый фермада эшли дуңгыз караучылар. Көймә белән, кайчагында боздай салкын язгы суны җәяүләп чыгарга да туры килә. Өйдә мал- туар, ишле бала - әти- әни өстендә. «Ярый әле алар булды, без Рәсимә белән фермадан кайтып кермәдек,»- дип искә ала ул чакларны Фәрит абый. Әйткәндәй, Янып яшәлгән гомертормыш иптәше дә шушы фермада гомер буе бил бөккән хезмәт ветераны.

Ферма мөдиренә биккүп кешеләр белән иңгә-иң торып эшләргә туры килә. Мирзаһит Сәетов, Тимерҗан Ханов, Фәйзелгаян Мәхмүтов, Фәвил Гыйләҗев, Әдибә һәм Касыйм Баисламовлар, Тимерҗан Мәхмүтов, Зәһинә Тимерханова, зоотехниклар Фәрүзә Яппарова, Мөнирә Закирова һ.б. хезмәттәшләрен тик яхшы яктан гына искә ала Фәрит абый. Инде күбесе якты дөньяларда юк аларның. «Дуңгызчылык- бик четерекле тармак: дуңгыз балаларын исән үстерү өчен яңа туган сабыйдай карарга кирәк...», - дип сөйли ул. Авыр эш шартлары, начар микроклимат. Бу тармак кешеләренең үпкәсе зарарлана, авыр чиргә дучар була. «Менә шундый авыр хезмәттә үзен аямаган авылдашларыма һәйкәл куярлык!» - ди ветеран-терлекче.

Тырышлык нәтиҗәсез калмый - Тәҗәй дуңгызчылык фермасы күп еллар ярыш алдынгысы булып килә, мал саны 1500 башка җитә, елына 610 баш үрчем алына. Фәрит Газетдинов хезмәттә күрсәткән уңышлары өчен Хезмәт Кызыл Байрак, Халыклар дуслыгы, Салават Юлаев, «Почет билгесе» орденнары, Ленин медале, Мактау кагәзьләре белән бүләкләнә. Ике ел рәттән СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә хезмәт күрсәткечләре белән катнашып, 1983 елда көмеш медальгә һәм «Москвич» автомобиленә лаек була. IX, X, XII бишьеллык ударнигы, 1973-1974, 1977-1978 елларда «Башкортстан АССРы Социалистик ярыш җиңүчесе» исемен алган колхозчы ул.

«Игенче» колхозының алга киткән вакыты - Фәйләс Муллагалиев, Илдар Шәяхмәтов җитәкчелек иткән чорда төзелеш арта: таш тораклар, азык цехы, бәрәңге саклагыч, бар уңайлыклары булган терлекчеләр йорты төзелә. Анда ял итәргә, тамак ялгап, чәй эчәргә кухнясы була, медицина кабинетлары эшли. Штатка медсестра куелып, процедуралар алу мөмкинлеге була. Менә шулай, кешеләргә, җәмгыятькә файдалы эшләр белән тулы тормышта кайный Фәрит абый.

Авыр хезмәткә корылган тормышы, сәламәтлеге какшаса да, бер-берсенә терәк булып яши Газетдиновлар. Кайгылы чорлар да кичергән алар - ике улларын җирләгәннәр. Уллары Флорид-30 еллык стажы булган механизатор, «Игенче» хуҗалыгының алдынгы игенчесе, район күләмендәге ярышлар җиңүчесе, Рәшидә - Илеш ветеринария станциясенең мактаулы ветфельдшеры, Рәсүл һәм Рәсүлә - һәрберсенең хезмәте бар, балалар үстерәләр. Ә инде уллары Альмир белән оныклары Айнур - махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үтиләр. Алар турында тик яхшы хәбәрләр генә көтә ата- ана. «Безгә хәзер бернәрсә кирәк түгел, тыныч картлык кына булсын», - дигән теләктә яши алар.

Күңелләре моңсуланганда,якыннары җыелганда кулына гармун ала Фәрит абый. Аның күргәннәрен, яшәеш чорында үткән вакыйга- истәлекләрен китап итеп язырлык. «Адәм баласы дөньяга килгәч, эшләп, үзенең хезмәтенең җимешен күреп гомер итәргә, үзеннән соң якты эз калдырырга тиеш !», - дигән хакыйкать белән яши ветеран.

Шушы көннәрдә үзенең 80 яшьлек юбилеен билгели хөрмәтле һәм данлыклы авылдашыбыз. Рәсимә апа белән 55 еллык гаилә бәйрәмегез уңаеннан да тәбрикләп, тик изге теләкләр житкерәбез.

Автор: Рәмилә Нургалиева.Тәҗәй авылы.

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас: