Маяк
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
20 июль , 17:00

Яшьлеге авыр булса да, картлыгы бәхетле

Сугыш... Бу сүзләргә мәңге уңалмас күңел яралары, кеше язмышлары, сабыйларның күз яше, чәчкә аталмаган яралы яшьлек сагышы салынган. Яшь чаклары дәһшәтле сугыш елларына туры килгәннәр, ул елларның авырлыкларын үз иңсәләрендә күтәргән сугыш һәм тыл ветераннары да, кызганычка каршы, көннән-көн азрак кала безнең арада. Сугыш чорында бала булган, әмма аның михнәтләрен өлкәннәр белән тигез кичергән Аккүз авылында яшәүче Рәзимә Акмалова шундыйлардан.  

Яшьлеге авыр булса да, картлыгы бәхетле
Яшьлеге авыр булса да, картлыгы бәхетле

Рәзимә Кәнзел кызының әнисе биш баласын калдырып 38 яшендә дөнья куя. Аңа дүрт кенә яшь булуга карамастан, барысы да хәтерендә. Арытаба ачлык, ятимлек аның бәгыренә тия.

Р.Акмалова мәктәптә яхшы билгеләргә генә укый, җитмәсә, матур итеп җырлый. “Гомерем буе артист булырга хыялландым, тик ул минем күңелемдә генә булды, беркемгә дә әйтмәдем”, - ди.

Олы абыйсы Фаис Чиләбе шәһәренә китеп, фабрика-завод уку мәктәбенә урнаша. Әкренләп сеңлеләрен дә үз янына туплый ул. 16 яшьлек кыз Чиләбедәге хәрби заводта эшли башлый. Бәләкәйдән хезмәт тәрбиясендә чыныгып үскән Рәзимә үзен тик уңай яктан күрсәтә. Үзенә йөкләтелгән бурычны зур җаваплылык, төгәллек белән башкара. Буш вакытларында драма түгәрәгендә шөгыльләнә. Шулай матур гына яшәп ятканда әтиләре авырып китә. Рәзимә кадерле кешесен тәрбияләү өчен туган авылына әйләнеп кайта. Биредә үзенең гомерлек парын очрата. Авылдашы Илдус Илһам улы белән кавышып, матур итеп дөнья тергезәләр. Үз көчләре белән күркәм йорт салып керәләр. Гаилә башлыгы “Сөн” кооперативында электрик булып эшли. Рәзимә Кәнзел кызы фермада сыер сава, бозаулар карый. Арытаба авылда өлкәннәр өчен йорт ачылгач, хезмәт юлын шунда дәвам итә.

Алда әйтелгәнчә, Рәзимә апа сәнгатьне үз итеп, авыл мәдәният йортында оештырылган чараларда актив катнаша, һәр кичәнең уртасында кайный.

Акмаловлар биш балага гомер бүләк итәләр, үрнәкле тәрбия, төпле киңәшләрен биреп олы юлга чыгаралар. Алар хәзер үзләре гаилә корып, балалар үстереп, оныклар сөю бәхетенә ирештеләр. Барысы да Рәзимә апа кебек сәнгатькә гашыйк, төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар ала. Бәйрәмнәрдә төп йорт оныклар, оныкачлар тавышыннан шау-гөр килеп тора. Кызганычка каршы, Илдус абый моннан 14 ел элек вафат булды. Рәзимә апа бу олы кайгыны бик авыр кичерде. Ул сагышларын шигырь юлларына сала башлады. Үзенең иҗат җимешләре тупланган китап та чыгарды. Хезмәт ветераны хезмәттә узган матур тормыш юлы белән күпләргә үрнәк булып тора.

Автор: Ираида Имамова. Аккүз авылы.

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас: