Маяк
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
21 июль , 14:00

Истәлекле очрашу

Мин 1978 елда Югары Яркәйдәге 1нче урта мәктәптә эшкә килгән көннән бирле районнан чыккан әдәбият, сәнгать, фән кешеләре турында бөртекләп материал туплый башладым. Беренче елда ук сентябрь аенда Хәсән Сарьян вафат булды, аның бөтен әсәрләрен эзләп укып чыктым.

Истәлекле  очрашу
Истәлекле очрашу

Ә Суфиан Поварисовның әдәби әсәрләре, милли, педагогик темаларга язган мәкаләләре белән таныш идем.Районда үткән чараларда, укытучылар конференцияларында күргәнем дә бар иде.

Район пионерлар йорты директоры Рима Лотфрахман кызы Нигъмәтдинова бер көн шалтырата. «Районда 70 яшен үткәрәбез, икәүләп сценарий языйк әле,»- ди ул.

Менә шул чакта мин аның тормыш һәм иҗат юлын тирәннән өйрәндем, дип әйтә алам. Тик үзем эшләгән мәктәпкә чакырырга мөмкинчелек чыкмый да куя. Ә чакырасы килә. Безнең мәктәптә аның оныкачлары (оныгы Лилиянең уллары) Алмаз белән Булат укый иде. Шулар аша бәйләнешкә кереп, бик матур кичә үткәрдем.

Шул чакта кичәдән соң түгәрәк табын артында укытучылар әңгәмәләшеп утырдык. «Мин 80 яшемдә яңадан гашыйк булдым», -диде. Йөзендә бер җыерчыгы да юк, хәтере яхшы. Ул һаман да Башкорт дәүләт университетында укытып йөри иде.

Бала чагында күргән михнәтле сугышка киткән көндә авылда 24 егетнең, урам буйлап гармун уйнап, җырлап, әтәч булып кычкырып йөрүләре турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Халык җырларын җырлап бик шат утырулар матур бер истәлек булып хәтердә калган.

С.Поварисов беркайчан да райондашлары, авылдашлары белән бәйләнешен өзмәде. Нинди генә чара булса да, кайтырга тырышты. Район белән горурланды, уңышлары өчен сөенде, уңышсызлыклары өчен көенде. Чын милләтче, туган җирен яраткан, Башкортстанның халык язучысы булды.

Күп әсәрләре буенча китап укучы конференцияләре үткәрдем,укучылардан иҗаты турында гыйльми эшләр, рефератлар эшләттем. С.Поварисов безнең күңелләрдә талантлы язучы, туган җирен өзелеп яраткан, бик күп райондашларыбызга югары белем алырга ярдәм иткән чын ватанпәрвәр булып сакланыр.

Автор: Галимә Галиева, мәгариф ветераны. Югары Яркәй авылы.

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас: