Мөһим проектларның берсе - Чияле-Әтәч авылында Базы елгасы аша күпер. Бу проект 2023 елның көзендә башлана һәм агымдагы елда тәмамланды. Әлеге күперне төзүнең инициаторы Чияле-Әтәчтән - Зәкия Мәхмүтҗанова.Ул төзелеш өчен материаллар сатып алды һәм авыл халкы белән бергәләп күпернең конструкциясе эретеп ябыштырылып, урынына урнаштырылды. Шулай ук буяу һәм төзекләндерү эшләре башкарылды. Хәзер урындагы халык күперне «Зәкия күпере» дип йөртә. Бу күпер безнең өчен яңа мөмкинлекләр ачты, туры юл белән ярымутрауга барырга мөмкинлек туды. Анда җиләк һәм дару үләннәре җыярга яратабыз.Гомумән, «Атайсал» проекты файда китерүен дәвам итә һәм безнең кечкенә Ватаныбызны үзгәртә, аны безнең барыбыз өчен дә уңайлырак итә.
Илфат Закиров, Базытамак авыл советы авыл биләмәсе башлыгы.