Шул рәвешле, ремонтланырга тиешле урамдагы юл полотнолары автомобильләр һәм җәяүлеләр өчен көннәнкөн уңайлы һәм хәвефсез йөрүгә яраклаштырылды.
Чокырларны ремонтлау аны үткәргән участокларда хәрәкәтне туктатмаска мөмкинлек бирә. Юл төзүчеләр машина йөртүчеләрне игътибарлы һәм вакытлыча уңайсызлыкларга сабыр булырга чакыра. Чокырларны төзәтү технологиясе шактый гади, әмма аларны ремонтлау вакыты җитмәгән урыннарда юлларны эксплуатацияләүне озайтырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, бар юлларны берьюлы ремонтлап булмый икәнен дә аңларга кирәк. Төп проблема, әлбәттә, финанслауда. Беренче чиратта акчалар хәзер иң начар булган урыннарга юнәлтелә. Бу җәһәттән, урындагы хакимият реаль мөмкинлекләрдән һәм өстенлекләрдән чыгып эш итә.
–Асфальт-бетон заводы чокырларны кайнар асфальт белән ремонтлауга июнь аенда кереште . Районда бүгенге көндә төбәк һәм муниципаль ара әһәмиятендәге М-7 автомобиль юлының Яңа Коты һәм Югары Яркәй-Бакалы юнәлешләрендә юллардагы чокырлар ремонтлана. Бу җәһәттән участокның 9 техникасы җәлеп ителде. Көнгә 70-80 тонна кайнар асфальт-бетон җәелә. Чокырларны ремонтлау технологиясе үзгәрмәде. Элеккечә үк, барлыкка килгән чокырлар башта фреза белән кисеп алына. Бу эш Владислав Шәңгәрәевкә йөкләтелде. Аннары алар һава өрдергеч белән чистартыла. Шуннан соң чокырлар кайнар битум белән яхшылап эшкәртелә. Чистартылган һәм киптерелгән чокырларга салынган кайнар асфальт-бетонны катокта Әхнәф Латыйпов тигезли. Җөйләр яңадан эшкәртелә. Битум яңа асфальтны иске өслек белән тоташтыру өчен кирәк,- дип аңлатты участок начальнигы Рубин Галимов эш барышын.
Гомумән, ремонт барышында мастерлар Зөлфәр Вильданов, Рөстәм Бәдертдинов җитәкчелегендә эшчеләр Роберт Хәсбетдинов, Фәүзәт Әхмәтов, Зинфир Рамазанов, Илгиз Мәҗитов, Радик Мансуров, Рәмил Мәгъданов, Мәгъсүм Шәймәрданов үз бурычларын сыйфатлы башкара. “КамАЗ”ларда җитез водительләр
Азат Таҗиев, Азат Сабиров эшчеләргә чималны өлгертеп тора. Бу эшләр август ахырына кадәр дәвам итәчәк. Авыл биләмәләре территорияләрендәге әһәмияттә дә көндәлек эшләр бара. Түбән Яркәйдәге Үзәк урамында юллар ремонтлана, Теләкәйгә барган юлларга ком-таш салына. Моннан тыш, юл кырыйлары чабыла, тәртипкә китерелә.
Гүзәл Фәтхуллина.